Салехард (рус. Салехард, нен. Саляʼ харад, комича Обдор, хант. Пуӆңават) — Россиядә шәһәр, Ямал-Ненец автономияле округының үзәге, халык саны буенча округының дүртенче шәһәре.
Халык саны — 42 494 кеше.[1]
2025 елның 15 гыйнварында Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин указы белән шәһәргә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исеме бирелгән[2].
География
Салехард Полуй елгасының Об елгасына кушылган урынында, Төмәннән 1982 километр төньяктарак урнаша. Иң якындагы тимер юл станциясе — Лабытнанги (19 км), ул Обның каршы яктагы ярында урнаша. Элек Салехардта тимер юл стансасы да булган, ләкин Трансполяр магистральен ябу нәтиҗәсендә вокзал да ябылган.[3]
Климат
Салехард климаты
|
Күрсәткеч
|
Гый
|
Фев
|
Мар
|
Апр
|
Май
|
Июн
|
Июл
|
Авг
|
Сен
|
Окт
|
Ноя
|
Дек
|
Ел
|
Абсолют максимум, °C
|
3,5
|
1,9
|
7,0
|
15,5
|
24,5
|
31,6
|
32,9
|
28,2
|
24,8
|
18,0
|
7,0
|
4,0
|
32,9
|
Уртача максимум, °C
|
−19,2
|
−18,7
|
−10
|
−4,1
|
3,6
|
14,2
|
19,6
|
15,7
|
8,8
|
−0,2
|
−11,2
|
−16,5
|
−1,5
|
Уртача температура, °C
|
−23,2
|
−22,9
|
−14,9
|
−9,1
|
−0,5
|
9,5
|
14,8
|
11,4
|
5,3
|
−3
|
−15,3
|
−20,6
|
−5,7
|
Уртача минимум, °C
|
−27,5
|
−27,1
|
−19,7
|
−14
|
−4,2
|
5,2
|
10,1
|
7,3
|
2,2
|
−5,7
|
−18,9
|
−24,8
|
−9,8
|
Абсолют минимум, °C
|
−50,3
|
−49
|
−45
|
−37,8
|
−26,1
|
−7,2
|
−1,1
|
−5
|
−8,6
|
−36
|
−42,2
|
−45
|
−50,3
|
Явым-төшем нормасы, мм
|
22
|
20
|
21
|
26
|
36
|
51
|
64
|
69
|
40
|
45
|
29
|
27
|
450
|
Тарих
Салахард 1595 елда Обдорск крепосте буларак нигезләнә.
1807 елда крепость корылмалары җимереләләр, Обдорск авылга әверелә.
1923 елга кадәр Тубыл губернасының (1919 елдан — Төмән губернасының) Берёзов өязе составында. 1923—1930 елларда — Урал өлкәсенең Обдорск районы үзәге.
1930 елдан — Ямал-Ненец милли округының үзәге.
1933 елда Обдорск шәһәр тибындагы бистәсенә үзгәртеп корыла, аңа Салехард исеме кушыла.
1938 елда шәһәр статусын ала.
1956—1975 елда шәһәрнең админнистранив буйсынуда Лабытнанги шәһәр тибындагы бистәсе булган.
Халык
Дин
Җәмигъ мәчете
- Православие
- Көнбатыш Себер халыкларының мәҗүси дине
- Ислам
Икътисад
Икмәк комбинаты, балык консервлары заводы, сөт заводы.
Югары уку йортлары
- Төмән дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе филиалы
- Урал коммерция һәм хокук ниститутының филиалы
- Мәскәү финанс-һуманитар академиясе филиалы
- Дмитрий Менделеев исемле Тубыл дәүләт педагогика институтының филиалы
- Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының филиалы
Фотогалерея
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-26
- ↑ Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде. Татар-информ, 15.01.2025
- ↑ http://zdr.gudok.ru/pub/23/115658/(үле сылтама)
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=714
- ↑ http://www.mojgorod.ru/janao/salehard/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
Тышкы сылтамалар
|