Трансполяр магистраль
Трансполяр магистраль (рус. Трансполярная магистраль, "Мёртвая дорога") (501 hәм 503 төзелеше) — 1947 —- 1953 елларда төзелгән Чум—Салехард—Игарка тимер юлы. Юл Төньяк Поляр түгәрәк артында башлана, Елецкий — Харп участогында Поляр Урал тауларны кисеп үтә, аннан соң Көнбатыш Себер тигезлек аша үтә. Юлның соңгы бүлеге Ермаково — Игарка шулай ук Төньяк Поляр түгәрәк артында урнашкан иде. Төзелешнең тарихы1947 елның 22 апрелендә Министрлар Советының яшерен карары белән Себернең Каменный Мыс районындагы Обская губа җирендә эре диңгез порты һәм Воркутадан төньяккарак Чум станциясеннән шул портка кадәр тимер юл төзү планлаштырыла. Төзелеш 1947 елда башланган, аның өчен 42 млрд. сум кертелгән. Иң ихтимал максатлар арасында – Арктика яр буен сак астына алу, Ерак Төньякның инфраструктураның үсеше, Норильсктан продукциянең читкә чыгаруны гадиләштерү. Трансполяр магистраль ССРБның җитәкчелекнең яңа көньяк диңгез портка урын табырга омтылудан барлыкка килгән. Портта шулай ук Көньяк диңгез флотның база урнашырга тиеш иде. Башта портны Каменный борынында (Мыс-Каменный) төзә башладылар, ләкин 1949 елда, Мыс-Каменный районында диңгез портын гидрогеология үзенчәлекләре буенча төзеп булмаячагы аркасында, бу фикердән баш тарттылар, портның төзелеше урыны Игарка шәһәренә күчерделәр. 1953 елның март аенда, Сталин үлемнән соң, амнистия буенча тоткынларның шактый зур өлеше иреккә чыкты. Нәтиҗәсендә, юлның төзелеше туктатты, аның төзегән өлешләр ташландырган. Станцияләр
Хәзерге хәл![]() Юлның зуррак өлеше ташланды (1459 километрдан 943); кайбер участоклар тулысынча җимерелгән. 1966 елда юл узган районында Уренгой посёлок янында бер үк исемдәге газ чыганак ачтылар иде. Бу вакыйгадан соң Пангоды – Яңа Уренгой өлеше яңадан эксплуатациягә тапшырды. 1990 — 2006 елларда юлны яңадан торгызу проектлар килеп чыгалар. Бу проеларның соңгысы — "Урал Промышленный — Урал Полярный", аның чикләрендә магистраль яңа мәгънә ала. Енисей һәм Обь кичү өчен төзелгән тимер юл паромнары («Надым», «Заполярный», «Северный», «Чулым»), кайбер вакыт Төньякта, ә аннан соң Кара диңгездә, Киреч паром кичүендә эшләгәннәр. 2011 елда Обская — Салехард — Надым — Коротчаево маршрут буенча магистраль төзелеше башлау планлаштыра[7]. 501 төзелеше (Чум — Пур участогы)![]() Чум — Лабытнанги участогы хәзер дә эшли, Көньяк тимер юл составына керә. Салехард Лабытнангидан ерак түгел, ләкин ул Обның икенче ярда урнаша (Об елгасы аша күпер юк). Салехард — НадымСалехард — Надым участогында 1953 — 2011 елларда тулысынча ташланган иде, 1990-елларга кадәр бу юлны элемтәчеләр генә кулландылар — алар Салехард — Надым элемтә линиядә эшләделәр, 1990-елларда ул юкка чыкты. Линия юкка чыккач тиздән Салехардтан беренче 92 километрдан, ниндидер бер фирма рельсларны җыеп алды. Иске Надым — Пангоды — Яңа Уренгой — КоротчаевоНефть һәм газ сәнәгате министрлыгы Пур — Надым участокны 1970-елларда яңандан торгызган, ә 1981 магистраль тимер юл аша Соргыт һәм Төмән белән тоташкан. Иске Надым — Пангоды участогында (2010 елның мартына) көн эчендә бер пуез йөри. Пангоды — Яңа Уренгой участогында, торгызу моменттан хәзергә кадәр, йөк һәм пассажир йөреше бар. Яңа Уренгой Россия тимер юл челтәре белән Коротчаево станция аша тоташтырган. Тимер юл Пур елга кадәр барып җитә, аннан соң көньякка борыла. Шулай ук Яңа Уренгойдан Ямбургка тимер юл бара. 503 төзелеше (Пур — Игарка участогы)Пурның сул ярында Уренгой шәһәре урнаша, аның белән тимер юл элемтә юк. Пур һәм Турухан елгалар арасында тимер юл тулысынча төзелмәгән. Янов Стан — Ермаково участогында (~140 км) юл төзелгән иде, пуезлар ла йөрделәр. 1953 елда Енисейская — Игарка участогның төзелеше тәмамланды. Бу участоклар хәзер тулысынча ташландырганнар, 1964 елда Норильск ихтыяҗлары өчен бу участокларан рельсларны җыеп алганнар. Перспективалар![]() 2030 елга тимер юл транспорт үсеше стратегия буенча Урал федераль округның төньякта менә бу тимер юл төзелеше планлаштыра:
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia