Ул уйлап тапкан төтенсез дары төренең беренче партиясе 1893 елда Бандүк авылындагы (хәзер Менделеевск шәһәре) химия эаводында эшләнә, галим шунда химик технология мәсьәләләре буенча консультант була.
Тәрҗемәи хәл
Ул гаиләдә соңгы – унҗиденче бала була. 13 яшендә – әтисез, ә студент елларында әнисез кала.
Дмитрий Менделеев Санкт-Петербургның Баш педагогия институтын тәмамлаган. Педагогик карьерасының башлангычында математика, физика, табигать фәннәрен укыта.
Гаиләсе
Менделеев ике мәртәбә өйләнгән. Беренче хатынын үзеннән күпкә яшь кыз өчен ташлаган, бу гамәл җәмгыятьтә ризасызлык тудырган. Дмитрий Иванович алты бала атасы: икесе Феозва Лещева белән беренче никахтан туа, дүртесе – Анна Попова белән икенче никахтан.
Өлкән улы Владимир диңгез офицеры була. Өлкән кызы Ольганың токымлы этләр үрчетүе турында билгеле. Кызы Любовь Мейерхольд төркемендә артист була һәм Александр Блокка кияүгә чыга. Иван, әтисе юлыннан китеп, метрология институтында эшли. Мария әтисенең Ленинград университеты каршындагы музей-архивын җитәкли. Василий су асты көймәләре, миналарга киртә ясау конструкторы була. Россиядә беренче бронировкаланган чылбырлы трактор проектын эшли.[9]