Сергей Киров
Серге́й Миро́н улы Ки́ров (чын фамилиясе Ко́стриков, рус. Серге́й Миро́нович Ки́ров) (15 (27) март 1886, Өрҗем, Вятка губернасы — 1 декабрь 1934, Ленинград) — совет дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. Тәрҗемәи хәлФәкыйрь гаиләсендә туган. 1894 елда әтисез калган, ятимнәр йортына озатылган. 1901—1904 елларда Казан механика-техника училищесындә белем ала; шул ук елда Томскига күчә һәм анда РСДРП фиркасенә керә.[1]. 1909 елда Владикавказга күчеп китә һәм анда РСДРПның Владикавказ оешмасы җитәкли; «Терек» гәҗитендә эшли, анда аның мәкаләләре башта Миронов, аннан соң Киров псевдонимы астында бастырып чыгарылалар. 1917 елда — Владикавказ Шурасы әгъзасы, Октябрь инкыйлабыннан соң бәлшәвикләр ягына күчә. 1919 елдан — Кызыл Гаскәрдә, төрле хәрби-сәяси эшендә. 1920 елда — Гөрҗистанда РСФСРның тулы вәкаләтле вәкиле, БКФ(б) ҮК Кавказ бюросының рәисе. 1921— 1926 елларда Азербайҗан КФ(б) ҮК беренче сәркатибе. 1926 елдан фирканең Ленинград губернасы (өлкә) һәм шәһәр комитәсенең һәм БКФ(б)ҮК төньяк-көнбатыш бюросының беренче сәркатибе. 1934 елдан БКФ(б) ҮК сәркатибе. ССРБ Үзәк Башкарма Комитәсенең һәм БҮБК әгъзасы. 1934 елның 1 декбрендә һөҗүм нәтиҗәсендә үтерелгән. Аның үтерүе массакүләм репрессияләргә этәргеч була. Истәлек2013 елдагы хәле буенча, Калинин исемен 4 меңнән мәйдан, урам, проспект вә тыкрык йөртә[2]. Элекке ССРБ илләренең байтак шәһәрләрдә (мәсәлән, Казанда) Киров районы бар. Киров исемен берничә шәһәр йөртә: Киров (элекке Хлынов, Вятка), Киров (элекке Песочня, Калуга өлкәсе), Кировоград (элекке Елисаветград, Зиновьевск, Кирово Кировоград өлкәсе үзәге), Кировград (элекке Калата, Свердловск өлкәсе), Кирово-Чепецк, һ.б. Киров исемен шулай ук күп ширкәтләргә, уку йортларына, хәрби бүлекләргә дә кушылган. Галерея
Искәрмәләр
ЧыганакларСылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia