Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Шәкүров битенә күчегез.
Сергей Каюм улы Шәкүров (tat. lat. Sergey Qayum ulı Şäkürov(үле сылтама)) (1942 елның 1 гыйнваренда,Мәскәү) – Совет һәм Россия театр һәм кино актёры, РСФСР Халык артисты (1991), ССРБ Дәүләт бүләгенең иясе (1980), 4-нче дәрәҗәле Ватан алдында тәкъдир ителерлек хезмәт өчен ордены (2012), Хөрмәт орденының кавалеры (2002).
Тәрҗемәи хәл
Сергей Шәкүров татар-рус гаиләсендә Мәскәүдә туган. Аның әтисе – Каюм Түффит улы Шәкүров – профессиональ аучы, әнисе – Ольга Сергей улы Щеголева – совет рәссәменең Щеголев тәтәсе.
Ун яшьтә Сергей акробатика белән шөгыльләнә башлый һәм спорт остасы дәрәҗәсенә ия булган.
1961 елда Үзәк балалар театрының мәктәб-студиясенә керә. 1964 Кече Бронная Театрында эшли башлый. Елдан соң аны Совет Гаскәренең Үзәк Академ театрына кабул итә.
1971 елдан Станиславский исемендәге Драма театрында эшли. Хәзер МТЮЗ акткры булып тора.
Сергей Шәкүров мәшһүр реҗиссерлар – Вадим Абдрашитов, Анджей Вайда, Андрей Кончаловский, Егор Кончаловский, Эмил Лотяну, Никита Михалков, Алла Сурикова, Петр Тодоровский, Марлен Хуциев, Светлана Дружинина, Игорь Масленников, Галина Юркова-Данелия фильмнәрендә төшерелде.
Югары КВН лигасының хөкемдар әгъзасы булды.
Сергей Шәкүров татар тормышында да катнаша: "Татар җыры" бәйгесен алып бара.
Фильмнәр
1966 – Я солдат, мама – Пегаков
1967 – Разбудите Мухина! – Саша Мухин
1967 – Возмездие – Николай Ильин
1969 – Каратель – Тони
1970 – В лазоревой степи – Игнат Бодягин
1970 – Был месяц май – Маргослин
1970 – В Москве проездом… – Стёпа
1971 – Месяц август – Алексей Крашенинников
1972 – На углу Арбата и улицы Бубулинас – Гена
1972 – Четвёртый – Дик
1974 – Свой среди чужих, чужой среди своих – Забелин
1975 – Сто дней после детства – Серёжа
1978 – Сибириада – Спиридон Соломин
1979 – Вкус хлеба – Директор целинного совхоза «Бескрайний» Степан Сечкин
1979 – Верой и правдой – Сергуня
1980 – Спасатель – Андрей Лариков
1980 – Крах операции «Террор» – чекист Иван Васильевич, «эсер Пронин»