Фаиз Мөхәммәтшин
Фаиз Мөхәммәтшин, Фаиз Габдулла улы Мөхәммәтшин (1969 елның 10 ноябре, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижау) – ислам дин әһеле, Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе (2008 елдан), Удмуртия мөфтие. Тәрҗемәи хәле1969 елның 11 ноябрендә ислам дин әһеле галәсендә туган. Әтисе Татарстанның хәзерге Әгерҗе районы Кырынды авылыннан Мөхәммәтша улы Габдулла хәзрәт Мөхәммәтшин (1929―2010) – 1989 елдан Ижау җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, Удмуртия мөфтие [1]. Урта мәктәпне тәмамлагач (1987), Фаиз Габдулла улы 1987-1990 елларда СССР Хәрби-Диңгез флотында К-204 атом су асты көймәсендә хәрби хезмәт үткән [2]. Беренче дини белемнәрен гаиләдә әти-әнисеннән алган. Аннан Ижауда җирле имамда укый. Казанда, аннары Ташкентта имамнардан белем алуын дәвам итә, экстерн рәвештә Яр Чаллы «Йолдыз» мәдрәсәсен тәмамлаган, Мисырда Әл-Әзһәр университетында һәм Согуд Гарәбстанында мәдрәсәдә укыган. 2001-2002 елларда Мәккә шәһәре (Сәүд Гарәбстаны) имамнар һәм вәгазьчеләр институтын яхшы билгеләргә тәмамлый [3] Хезмәт юлы1990 елдан – 2нче санлы Ижау җәмигъ мәчетендә ислам дине нигезләре һәм гарәп теле укытучысы. 1994 елдан – Ижау җәмигъ мәчете имам-хатыйбы һәм Ижау шәһәре мәхәлләсе җирле мөселман дини оешмасы рәисе. 1996-2008 елларда – Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары. 2008 елдан – Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе[4]. Иҗтимагый эшеҮзәк Диния нәзарәте каршындагы Югары аттестация комиссиясе (Уфа шәһәре) әгъзасы, Удмуртия Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Удмуртия Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы. «Удмуртиянең 100 күренекле (йогынтылы) шәхесе» исемлегендә (ТОП-100) 67нче урында тора[5]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәлеӨйләнгән, 8 бала тәрбияли (2019 елда олы улына 23 яшь, төпчек кызына 6 ай булган)[7]. Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia