Википедиядә Демидов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Виктор Николаевич Демидов (1961 елның6 июне, Алабуга, Алабуга районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе, хокукчы, судья, ЭЭМ органнары хезмәткәре, отставкадагы милиция полковнигы. Юридик фәннәр докторы (2017). Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе (2004—2014).
Тормыш юлы
Виктор Николаевич Демидов 1961 елның 6 июнендә Татарстан АССРның Алабуга шәһәрендә туа[2]. Әтисе — Николай Демидов, Эчке эшләр министрлыгы ветераны, әнисе — Елизавета Ильинична, тарих фәннәре кандидаты. Эне — Юрий (1963), полиция генерал-лейтенанты[3]. 1983 елда «хокук белеме» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.
2017 елда «Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауның гомумдәүләт системасында Россия Федерациясе субъектларының конституциячел хөкеме» темасына юридик фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
2004 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы итеп сайлана[7], шул ук көнне, беренче суд рәисе С. Х. Нәфиевнең вафатыннан соң[8], аның рәисе итеп билгеләнә[9]. 2010 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы иминлек советы әгъзаларына кертелә. 2014 елның 30 ноябрендә, вәкаләтләр срогы тәмамлануга бәйле рәвештә, вазыйфадан азат ителә, шуннан соң Ф. Г. Хөснетдинов судның яңа рәисе итеп билгеләнә[10].
2015 елның 19 мартында Россия Федерациясе юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы вазыйфасына биләнә[11]. 2020 елның 23 мартында Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор вазыйфасына билгеләнә[12]. 2020 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә Россия Федерациясе президенты вәкиле була[13].
Державин премиясе (2019) — «Кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең гомумдәүләт системасында РФ субъектларының конституциячел хөкеме» монографиясе өчен[14];
В. А. Туманов исемендәге Премия (2015) — конституциячел хокук һәм хокук белеме өлкәсендә аерым казанышлары өчен.
Шәхси тормыш
Хатыны — Нина Георгиевна, лаборатория диагностикасы өлкәсендә табиб-белгеч[15]. Кызы — Елизавета, Россия ЭЭМ Казан юридик институтының җинаять процессы кафедрасы башлыгы, полиция полковнигы, юридик фәннәр докторы[16].