Стәрлебаш чишмәләре - татар телендә Башкортстанның Стәрлебаш районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр чыга.
Русча «Стерлибашевские родники», башк. «Стәрлебаш шишмәләре» гәҗитләре чыга. Гомуми тираж – 3 000 данә.
Тарих
Мөхәррирләр
- Беренче расланган мөхәррире Әхияр Баязитов (1932 – 1936), Хәлекәй авылыннан
- Әхмәр Басыйров (1936-1940), Әмир авылыннан, соңыннан Илеш районы гәҗите мөхәррире
- Гали Гомәров(1940 елдан), 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына китә
- Гали Исмәгыйлев(1941 елдан), 1942 елның мартында сугышка китә, яуда һәлак була
- Галимҗан Насыйров(1945 елга хәтле), соңыннан Йомагуҗа районы гәҗите мөхәррире
- Гали Гомәров сугыштан кайткач эшли
- Барый Нуриманов(1948 -1950), Эстәрлебаш авылыннан
- А.М. Хәбибуллин (июль 1950 – март 1951)
- Тимерхан Абдуллин (август 1951 - июль 1953)
- Х.Х. Дәүләтшина (июль 1953 - май 1954)
- Тамьян Бикмаев (1954-1957)
- Галимҗан Насыйров (1957 – 1962)
- Фәйзи Гомәров (1965 – 1987), БР атказанган мәдәният хезмәткәре
- Марс Тукаев (1987 – 1996)
1996 елдан мөхәррир булып Мансаф Ганиев эшли.
Иҗат юлының башы
Район гәҗитендә язучы һәм шагыйрьләр Зиннәт Галимов, Фәйзи Гомәров, Равил Шәммас, Флюра Сәлимова-Хәлиуллина, Фәйзи Шаяпов, Мәхмүт Хуҗин, Федор Сенченко, драматург Рәлиф Кинҗәбаев иҗат юлларын башлыйлар
Чыганаклар
Моны да карагыз
Искәрмәләр