Сәрвәр Сурина
Сәрвәр Сурина (псевдонимы Кинҗә Мәҗит; 8 декабрь 1957 ел) — журналист, язучы, шагыйрь һәм драматург. Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Язучылар (2000) һәм Журналистлар (1982) берлекләре әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2005), Мифтахетдин Акмулла, Шәһит Ходайбирдин исемендәге әдәби премияләр һәм Күгәрчен районының Зәйнәб Биишева исемендәге премия (2001) лауреаты. БиографиясеСәрвәр Рәшит кызы Сурина (кыз фамилиясе Искәндәрова) 1957 елның 8 декабрендә Башкорт АССРның Күгәрчен районы Югары Саз авылында туган. 1975 елда Уфадагы 1-нче интернат-мәктәпне (хәзерге Рәми Гарипов исемендәге 1-нче Башкорт республика гимназия-интернаты) тәмамлый һәм Башкорт дәүләт университеты филология факультетының башкорт-рус бүлегенә укырга керә. Биредә һөнәр алганнан соң, хезмәт эшчәнлеген 1980 елда Башкортстан дәүләт радио һәм телевидение комитетының балалар һәм үсмерләр өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып башлый. Сәрвәр Суринаның хезмәт юлы балалар һәм үсмерләр өчен телевизион тапшырулар оештырудан башлана. «Йәйгор», «Әкият йомгагы», «Күңелле станцияләр», «Язучылар – балаларга», «Фронт хатлары», «Туган як бизәкләре», «Туган моңнар», «Җырлыйбыз да уйныйбыз» кебек бик күп телевизион тезмәләр халык иҗаты, патриотик рух белән сугарыла. Башкорт халык әкиятләре, легендалар, җыр тарихлары буенча махсус программалар әзерли, аның сценарийлары буенча куелган «Казны кем ашаган?», «Балта шулпасы», «Акыллы кыз», «Кем көчле?», «Кырлай урманында очрашулар», «Батыр куян» һ.б. телеспектакльләр телевидение фондында саклана. 1992 елдан «Башкортстан» Дәүләт телерадиокомпаниясенең «Хәзинә» иҗади берләшмәсе хезмәткәре. Иҗади эшчәнлегеСәрвәр Сурина мәктәп елларында ук шигырь һәм хикәяләр яза башлый. Башкорт дәүләт университетында укыган чорда, нәкъ шушы вакытларда бигрәк тә нәтиҗәле эшләп килгән «Шоңкар» әдәби-иҗат түгәрәгендә актив шөгыльләнеп, каләмен шомарта. Аның балалар өчен шигырьләрдән, әкиятләрдән һәм пьесалардан торган дүрт китабы дөнья күргән, әдәби әсәрләре вакытлы матбугатта басылып тора. Журналист буларак, республикабызның газета һәм журналларында яшәешебезнең төрле ягына, беренчел чиратта халык иҗатына һәм шөгыльләренә багышланган мәкаләләр белән даими чыгыш ясый. Шагыйрь, язучы һәм драматургСәрвәр Сурина әсәрләре буенча куелган спектакльләр башкала театрларында бара:
Халык театрлары сәхнәсендә:
ТәрҗемәчеКлассик драматургия үрнәкләре:
С.Сурина театр терминнарының башкорт теленә ярашлы кулланышын эзли. Башкорт академия драма театрының тарихын чагылдырган «Театр юлы» китабын (Суфия Күчемова, 2005) уңышлы тәрҗемә итә. Актерлык осталыгы турында «Гамәл» уку әсбабында (Таңчулпан Бабичева, 2000) башкортча сәхнә терминнары сүзлеген ача. СценаристСәрвәр Сурина төзегән сценарийлар буенча үткәрелгән «Салават җыены» ((2004, 2005 йй. — сәхнәләштерүче режиссер Альмира Куватова, 2008 ел — режиссеры Азат Җиһаншин, 2009 ел- режиссер Рөстәм Хәкимов)) республика фольклор бәйрәмнәре, «Сәетбаба башкорт тарихи-мәдәни үзәген ачу һәм Шәҗәрә бәйрәме (2004), «М. Гафуриның тууына 125 ел» (2006), «Акмулланың тууына 175 ел» (2006) тантаналары, шулай ук ел саен оештырылган «Яшь тавышлар» (2006, 2007) әдәби фестивале, җитәкчеләр, белгечләр, кунаклар һәм аларда катнашучылар фикеренчә, бай эчтәлекле һәм югары идея-сәнгатьле булулары белән барысының да күңеленә хуш килгән. Сәрвәр Сурина сценарийлары буенча зур шәхесләрнең республика күләмендә билгеләнгән юбилей һәм хәтер кичәләре үтте:
Шулай ук 1-нче мәктәп-интернатның 60 еллыгына, Р. Кәримовның юбилей кичәсенә багышланган чараларның сценарий авторы С.Сурина классташы Альмира Куватова белән бергә туган мәктәпләренә рәхмәт хисләрен чагылдырды. Республика мәдәни-фольклор бәйрәмнәрен «Аваз» (2014), «Уен» (2016), «Чәчән»(2016), «Гаилә бәхете» (2017) һәм билгеле шәхесләрнең иҗат кичәләре С. Р. Сурина сценарийлары буенча үтә. Әдип язган сценарийлар буенча төшерелгән «Балта ашы», «Акыллы кыз», «Кырлай урманында очрашу», «Кем көчлерәк?», «Батыр куян баласы» һәм башкалар Башкортстан телевидениесенең "алтын фонды"на кергән. ТележурналистСәрвәр Сурина Юлай Гайнетдинов, Әнвәр Нурмөхәммәтовлар белән бергә Башкортстан юлдаш телевидениесенең (БСТ) «Хәзинә» иҗат берләшмәсен оештыручыларның берсе. Анда 1992 елдан алып эшләү дәверендә, республиканың барлык район һәм калаларында, Россиянең милләттәшләребез көн иткән күп төбәкләрендә булып, башкорт халкының күп яклы иҗат өлгеләрен табуга, аларны киләчәк буыннар өчен саклауга һәм пропагандалауга саллы өлеш кертте. Ул халык иҗатының асыл үрнәкләрен чагылдыручы аерым иҗатчылар һәм фольлор коллективлары турында «Ил-йорт байрамдары», «Халык осталары», «Ана теле дәресләре» исемле тапшырулар циклларын әзерләгән. Аларда иҗатчының тормышка киң һәм заманча караш, туган телгә, халкыбызның тарихына, мәдәниятенә, халык-авыз ижатына һәм әдәбиятына ихтирамлы һәм сакчыл караш чагыла. Бер үк вакытта бу тапшыруларда журналистның бай һәм тәэсирле теле, бай лексикасы ярылып ята. «Узаман», «Кагыйдә», «Шәхес» дигән баш астында үзенең авторлык программаларын эфирга чыгара. Максаты:
«Кагыйдә», «Узаман» һәм «Шәхес» рубрикалары астында Сәрвәр Сурина халкыбызның мактаулы уллары һәм кызлары:
һәм башкалар турындагы нәфис, үзенчәлекле һәм тирән эчтәлекле телевизион портретларын тудырды. Сәрвәр Сурина әзерләгән «Китабеннас» (1999-2003) тапшырулары бүгенге нәшриятлар, гыйбрәтле яңа басмалар, борынгы кулъязмалар язмышын бәян итә. «Дөньяның ак киезе» (2000-2010) циклы халык кәсепләрен үстерүче осталарның казанышларын тасвирлый. «Алтын тирмә яктысы» (1998-2009) тезмәсе халык театрларының иҗади тормышын, «Алтын сукмак» телеочерклары олы буын укытучысының мәгърифәтле мирасын яктырта. «Шәехзада Бабич. Шагыйрьнең күңел бакчасы» (2006), «Кинҗә абыз» (2007), «Бейеш быуаты» (2007) кебек нәфис-тарихи телефильмнарда мактаулы шәхесләр язмышы сурәтләнә. Сәрвәр Сурина 2010 елда "Бер авылның тарихы" рубрикасында республиканың көнбатыш төбәгендәге башкорт авыллары халкы һәм аларның тарихи хәтере һаман да саф, төпле булып, башкорт тамырларын онытмавы турында утыздан артык тапшырулар тезмәсе әзерли. 2011-2016 елларда “Орнамент"телепроекты аша халык йолалары, фольклор җыеннары, сәләтле иҗади төркемнәр турында йөз илле фильм һәм махсус репортажлар аның авторлыгында атна саен эфирга чыга. С.Р. Сурина Уфадагы 1-нче республика гимназия-интернаты (1-нче мәктәп-интернат) тарихы, укытучылары һәм укучылары турында Башкортстан телевидениесендә даими чагылдырып утыздан артык репортажлар, очерклар, фильмнар әзерләгән. Телевидениенең алтын фондына кергән видеоязмаларда 1-нче мәктәп-интернатның тарихы буенча "Халкым өметләрен саклаган йорт" ("Дом, где хранятся надежды моего народа" (1994) уку йортының илле еллыгына карата әзерләгән. Бу уникаль елъязмаларны Интернетта Ютуб сайтында "школа-интернат 1" яки "БРГИ-1" плейслисты аша эзләп табарга мөмкин. Дүрт бала әнисе булган иҗатчы бигрәк тә балалар өчен телевизион тапшырулар әзерләүгә күп көч куя. Аларның һәрберсенә яңача күзлектән карый, бер-берсен кабатлауга бөтенләй юл куймый. Яшь буында патриотик хисләр,ямь һәм гүзәллек тойгылары тәрбияләүгә багышланган «Йәйгор», «Күңелле тукталышлар», «Туган як бизәкләре», «Язучылар — балаларга», «Фронт хатлары», «Йәйгор төсләре», «Җырлыйбыз да, биибез дә» дип исемләнгән тапшырулар циклы нәни тамашачыларда гына түгел, аларның олы туганнарында һәм ата-аналарында да зур соклану уята. Ул әзерләгән «Минем әкиятем», «Туган як легендалары», «Туган моңнар», «Әкият йомгагы» телебәйгеләре түземсезлек белән көтеп алына. Басма китаплары
Телефильмнарның видеоязмалары
Газета һәм журналлардагы мәкаләләре
Язучы турында
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
ИскәрмәләрЧыганаклар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia