Тапшырылмаган хатлар (фильм)
«Тапшырылмаган хатлар» — Гадел Кутуйның 1935 елда язылган популяр «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча 2016 елда төшерелгән татарча тулы метражлы нәфис фильм. «2014—2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында төшерелгән[2] (программаның координаторы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы). Кинопроектны тормышка ашыручы — «Татмедиа» республика нәшрият һәм гаммәви элемтәләр агентлыгы. Тарихы![]() Башта фильм, 4 сериядән торучы мини-сериал итеп, ТЯГ каналы өчен төшерелгән. Нәфис фильмның премьерасы 2017 елның 30 мартында Казанның «Мир» кинотеатрында була. ҮзенчәлегеГадел Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»ны 1935 елда иҗат иткән. Әсәрдә 1920 еллардагы вакыйгалар сурәтләнә. Фильмны исә бүгенге көнгә яраклаштырып төшергәннәр[3]. Галиянең балачак кадрлары Арча районының Наласа, Биектау районындагы Олы Кавал авылларында, кайбер җәй күренешләре Кама Тамагы районында Идел буенда, шәһәр эпизодлары Казанда төшерелгән.
АктёрларыАктерларны (барысы 50) туплау өчен барлыгы 12 кастинг оештырылган. Анда 700 ләп кеше катнашкан.
БәяләмәФильмга карата әйтелгән бәяләмәләр төрле.
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia