Төзәтүче шарошкаТөзәтүче шарошка (рус. Шарошка-звездочка шарошка-звездочка для правки абразивных кругов, ингл. grinding wheel dresser) - шомартучы тәгәрмәчләрнең һәм башка абразив материалларның өслеген чистарту һәм геометриясен төзәтү өчен махсус эш коралы. Шарошкалар шомартучы тәгәрмәчләрнең тәүге рәвешен кайтарыр өчен кулланыла. Төзәтү шулай ук тәгәрмәчне баланслау ысулларының берсе булып тора. Кайбер урыннарда шарошка сүзен шарожка дип язалар. КулланылышыТөзәтүче шарошкалар металл эшкәртү барышында кулланыла. Шарошкаларның кулланылу аланы бик киң: физик-химик лабораторияләр, механик эшкәртү цехлары, корал һәм станок ясау, тимерче һәм кою, зур машина ясау заводлары, атом сәнәгате һ.б. Шарошканың төзелешеШомартучы тәгәрмәчләрне төзәтүче шарошкалар эсселек белән эшкәртелгән махсус тимердән ясалган шарошка-йолдызчыклардан һәм тоткычтан тора. Йолдызчыклар тоткычның хәрәкәт итми торган күчәрендә урнаштырыла һәм хәрәкткә әйләнә торган тәгәрмәчкә тигәндә килә. Шарошка тәгәрмәчнең тәүге рәвешенә кайтара алырлык тик бер генә корал булып санала. Тәгәрмәчне чистартып, аның геометриясен төзәтү - шарошканың алмаз кораллардан төп аермасы. Шарошка йолдызчыгының карбонланган яисә азотланган булуы зарур. Гомумән, шарошканың катылыгы 54-58 HRC шартлы берәмлегеннән ким булмаска тиеш. Шарошка төрләреШомартучы шарошкалар күп төрле була. Әмма иң киң җәелгән төрләре түбәндәгечә (D-тышкы диаметр, d-эчке диаметр):
Шарошкалар шулай ук кискен һәм тупас тешле була ала. Тоткычлары исә "җиңелчә" һәм "сәнәгый" була.
Йолдызчыкларны сәнәгатнең төрле тармакларында куллану өчен соңгы вакытта башка төрләр дә чыгарыла башлады:
Шарошка белән эшләгәндә иминлек кагыйдәләре
Шарошканы сайлау буенча тәкъдимнәр
Шарошка сүзенең башка мәгънәләре
ЧыганакШарошкаларның төрләре(үле сылтама) Шарошкаларның төзелеше 2010 елның 1 декабрь көнендә архивланган. |
Portal di Ensiklopedia Dunia