Фин култыгы
Фин култыгы (рус. Финский залив, фин. Suomenlahti, эст. Soome laht, швед. Finska viken) — Балтык диңгезенең көнчыгыш өлешендәге култык. Россия, Финляндия, Эстония ярларын юа. Мәйданы 30 мең км². Озынлыгы 390 км, киңлеге 70—130 км. Ярлары төньякта кыялы һәм шхера типлы, көньякта һәм көнбатышта тәбәнәк. Култыкның көнбатыш өлеше — Нева култыкчасына Нева, Нарва, Луга елгалары коялар. Тирәнлеге көнбатышта 100 м, көнчыгышта 7 м. Утраулар күп. Су өстенең температурасы кышын 0° тирәсендә, августта +15…+17°. Ноябрь азагында декабрь уртасында боз белән каплана. Тозлылылгы 2—5‰. Зур көймәләрнең Санкт-Петербург портына керү өчен Фин култыгы Диңгез каналы казылган. Су дәрәҗәсенең биеклеге җилләр вә атмосфера басымы тәэсирендә үзгәреп тора. Мөһим портлар: Санкт-Петербург, Выборг ( Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia