Фәйрүзә Мөслимова
Фәйрүзә Әсгать кызы Мөслимова — татар шагыйрәсе. БиографияФәйрүзә Мөслимова 1954 елның 9 июлендә Татарстанның Актаныш районы Иске Балтач авылында туа. Ана ягыннан әбисе Әминә Шаһиарслан мулланың кызы була. Иске Кормаш, аннары Актаныш урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Уку дәверендә ул "Әллүки" әдәби берләшмәсендә актив катнаша башлый. Университетны тәмамлагач, яшь журналист "Яшь Ленинчы" (хәзерге "Сабантуй газетасы") газетасы редакциясендә эшли башлый. Соңрак берничә ел завод газетасында эшли. 1982 елда кабат олы матбугатка кайта,«Ялкын» журналының әдәбият-сәнгать бүлегендә җиң сызганып эшли башлый. 2016 елга кадәр «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе. Фәйрүзә Мөслимова 1993 елдан Татарстан һәм СССР Язучылар берлекләре әгъзасы. Вафаты2021 елның 7 ноябренә каршы төндә Казанда, Республика клиник хастаханәсендә коронавирустан вафат булган. Самосырово мөселман зиратында җирләнә [1][2][3] Басма китаплары
ГаиләсеИре Камил Сәгъдәтшин (29.02.1952), «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Кызы Гапсәләмова Диләрә Камил кызы, оныклары Азалия, Сәед, Зариф.[чыганагы?] Искәрмәләр
Чыганаклар
СылтамаларШулай да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia