Рина Зарипова
Ри́на Бая́н кызы Зари́пова, шулай ук Ри́на Зари́фова (туган чактагы исеме Рéна Бая́н кызы Агýмова; 12 (19) март 1941 — 10 гыйнвар 2008) — «Татарстан яшьләре» газетасының 1973-2002 елларда хатлар бүлеген җитәкләгән журналист, укытучы, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995), "Бәллүр каләм" журналистлар бәйгесенең лауреаты (2001). Тәрҗемәи хәлеМеңнәр авылында укытучылар Мәсрүрә Зарифуллина һәм Фәтхелбаян Агумов гаиләсендә 1941 елның 12 мартында дөньяга килә. Документларда туу көне 19 март итеп теркәлә. Гаиләдә барлыгы 8 бала була. Фәтхелбаян ягыннан Рина Зарипова журналист Әлфия Самат, язучы Фәйрүзә Мөслимова, укытучы Тәкый Зәкиевнең ерак туганы.[2] Фәтхелбаян Агумов Бөек Ватан сугышында катнаша. Гаилә Меңнәр авылыннан соң вакытлыча Кәзкәйгә, аннары Яңа Әлемгә күченә. Бу авылда Рина беренче ике классын тәмамлый[3]. Моннан соң гаилә Иске Солтанголга, Шәрип һәм, ахырда, Югары Гәрәйгә күченә. Югары Гәрәйдә Рина унъеллык мәктәп белемен тәмамлый. 1960 елда Алабуга педагогия институтының рус-татар филология факультетына имтиханнарны уңышлы тапшыра. 1965 елда институтны тәмамлый. Лаеш районы Татар Сараланы урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы институт тарафыннан җибәрелә.[4][5] 1966 елда физика укытучысы Заһит Зарифовка кияүгә чыга[6]. 1968 елда гаилә Казанга күченә, Рина Зарипова 1969 елның 20 февраленнән "Татарстан яшьләре" газетасына тәрҗемәче буларак эшкә алына[6]. 1973 елда хатлар бүлеген җитәкли башлый һәм бу вазифаны 2002 елның 30 сентябренә кадәр башкара[7]. 1995 елның 13 февралендә матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен ТР президенты указы белән Атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем ала. 2001 елның 17 маенда журналистларның "Бәллүр каләм" бәйгесендә лауреат премиясенә лаек була[8][9]. Пенсиягә чыгу белән 2002 елдан Рина Зарипова язмалары "Татарстан яшьләре", "Татар иле", "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Мәгърифәт", "Молодежь Татарстана" гәзитләрендә, "Идел" журналында басыла.[7] 2003 елда Зарифовлар гаиләсенә багышланган "Адәм белән Хәва" тапшыруы Татарстан — Яңа Гасыр телеканалының эфирында чыга. Яман шеш табылу сәбәпле 2003 һәм 2007 елларында Рина Зарипова ике операция кичерә[9]. 2008 елның 10 гыйнварында онкология авыруыннан Казанда дөнья куя. Казанның Мамадыш трактындагы мөселман зиратында җирләнә[10]. Истәлек2021 елның 5 мартында журналистның 80-еллыгы уңаеннан "Татарстан радиосы"нда Раил Садрый тарафыннан "Күңел җылысын өләшкәндә" дип исемләнгән тапшыру хәзерләнә. 2021 елның мартында һәм апрелендә Рина Зариповага багышланган мәкаләләр дөнья күрә, шулар арасында "Гомер юлы үзе бер сәнгатьтер", "Сердәшче апабыз" һәм "Меңнәрнең сердәше һәм әңгәмәдәше". Татарстан яшьләреРина Зарипова Татарстан яшьләренең хатлар бүлеге җитәкчесе буларак әлеге бүлек белән тыгыз бәйләнгән мәшһүр сәхифәләрне дә алып бара. "Сердәш" сәхифәсеАһ бу вакыт, тиз дә үтә инде, Менә Идел. Аның яры буйлап Әнә анда, бик еракта
Рина Зарипованы "Татарстан яшьләрендәге" "Сердәш" сәхифәсе белән Татар Сараланы укучылары таныштыралар[11]. Бу журналист Суфия Әхмәтова тарафыннан ачылган сәхифәдә газета укучылары төрле серләре белән бүлешәләр һәм авыр сорауларын чишүдә булышу максаты белән газетага һәм башка укучыларга хатлар юллыйлар. Шуңа күрә әлеге сәхифә хатлар бүлеге белән тыгыз бәйләнгән.
1969 елның 20 февраленнән Рина Зарипова "Татарстан яшьләре"ндә эшли башлый. Башта тәрҗемәче вазифасын үти, хатлар бүлеге мөдире журналист Суфия Әхмәтованың булышчысы була. Суфия Әхмәтованың пенсияга китүе белән, 1970 ел дәвамында хатлар бүлеге һәм бу сәхифә белән күп кенә шәхесләр җитәкчелек итәләр: Фәрит Хәкимҗанов, Галия Рәимова, Фәрит Галиев һ.б. Аннары хатлар бүлеге һәм "Сердәш" Рина Зарипова карамагына күчә. 1976 елда Габидулла Хөрмәтуллин тарафыннан Чаллы шәһәрендә «Гренада» яшьләр үзәгендә (соңрак «КамАЗ» Мәдәният сараена күчә) оешкан вокаль-инструменталь ансамбльгә "Татарстан яшьләре"нең сәхифәсе хөрмәтенә "Сердәш" исеме бирелә[12]. "Шимбә" сәхифәсеГазетаның "Шимбә" сәхифәсе күренекле шәхесләргә багышланган, күп очракта җырлар ноталары белән укучылар теләкләре буенча басылып барган. Укучыларның еш Сара Садыйкова җырларын сорап хатлар җибәргәнгә күрә, Рина Зариповага күренекле композитор белән күп тапкыр күрешергә туры килә, һәм бу аларны дуслаштыра.[13]
Китаплар"Гаилә җылысы" китабы![]() 1982 елда Татарстан китап нәшриятында Рина Зарипованың төрле елларда укучылар хатлары буенча язылган мәкаләләргә нигезләнгән беренче китабы бастырыла. Китап гаилә темасы белән тыгыз бәйләнгән әхлак, тәрбия, җәмгыять проблемаларын ачыклый, һәм һәр бүлекчә авторның нәтиҗәсе белән тәмамлана. Башка китаплар1980-1990-елларда Рина Зарипованың очерклары әхлак, тәрбия, җәмгыять темасына багышланган кайбер җыентыкларда дөнья күрә. Шуларның берсе — 1990 елгы Газинур Вәлиев төзегән "Җиде юл чатында" җыентыгы. Икенчесе — 1991 елда нәшер ителгән һәм Язилә Абдулкадыйрова белән берлектә төзелгән "балаларны тәрбияләүдән ваз кичү" кебек киеренке темага багышланган "Тәүбә" очерклар җыентыгы. Әлеге җыентыкта Рина Зариповадан кала Рафаил Төхфәтуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Исмәгыйль Шәрәфиев, Нәбирә Гыйматдинова һ.б. очерклары бастырыла.[14] ГаиләсеИре — Заһит Сәдрислам улы Зарифов — озак еллар Казан авиация институтында гомуми һәм кулланма физика өлкән укытучысы, инженер булып эшләгән. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ЯзмаларыМәкаләләр
Китаплар һәм җыентыклар
Тәрҗемәләр
Шулай да карагызИскәрмәләр
ЧыганакларКитаплар
Мәкаләләр
Тышкы сылтамаларФильм
Радиотапшыру
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia