Халыкара тәҗрибә термотөш реакторы
![]() ![]() Халыкара тәҗрибә термотөш реакторы яки ITER (инглизчә International Thermonuclear Experimental Reactor, шулай ук латинча iter - юл) - халыкара тәҗрибә термотөш реакторының проекты. ИТЭРның төп максаты - термотөш реакторын табыш алу кулланылышында мөмкинлек күрсәтү һәм шул юлда физик, технологик проблемаларны чишү. Реактор Франция көньягында, Марсельдән 60 чакрым арада, Кадараш тикшерү үзәгендә төзеләчәк, ул 180 га мәйданында урнашачак. Башта төзү 5 миллиард евро белән бәяләнә иде, ләкин 2016 елда гомум бәясе 19 миллиард еврога җитә, ә тәҗрибәләр тик 2025 елда башланасы. МаксатФәнни бәяләр буенча 2100-2150 елларда Җирдә бөтен нефть, газ, уран бетер диярлек һәм энергетик коллапс булмас өчен яңа энергия чыганакларын кулланырга мәҗбүр булачак. Иң күп энергия чыгара торган ысул - термотөш синтезы булып тора: ике җиңел атом берләшү нәтиҗәсендә күп энергия чыгарыла, иң табышлы вариант - дейтерий һәм тритий синтезы: Дейтерий океанда чиксез күп бар, тритий бу реакторда чыгарыла.
Катнашучы илләр
Искәрмәләр
Чыганаклар
СылтамаларШулай ук карарга мөмкин |
Portal di Ensiklopedia Dunia