Термотөш коралы
![]() ![]() Термотөш коралы яки сутуар бомбасы (tat.lat. Termotöş qoralı(үле сылтама)) — атом-төш коралы төре, атом-төш синтез реакциясе энергиясен куллану нигезендә ясалган. Җиңел элементлар синтезы нәтиҗәсендә авыррак элементлар хасил була һәм зур энергия чыгарыла, мәсәлән: ике дейтерий төшеннән гелий төше синтезы. Бертигез тидерү үзлекләренә хас булып термотөш коралының шартлау егәрлеге атом коралына караганда шактый зуррак. Гомуми тасвирламаТермотөш коралы литий-6 дейтериды ярдәмендә ясалган. Бу сутуар авыр изотопы һәм 6 масса санлы литий изотопы кушылмасы. 6Li — бердәнбер сәнәгый тритий чыганагы: ![]() Термотөш бомбасы триггер һәм термотөш ягулыгы контейнерыннан тора. Триггер — плутоний төш корылмасы белән термотөш көчәйтүе. Триггер термотөш реакциясен яндыра: югары басымны һәм температураны булдыра. Термотөш ягулыгы белән контейнер — бомбаның төп элементы. Аның эчендә термотөш ягулыгы — литий-6 дейтериды һәм контейнер күчәре буенча урнашкан плутоний кендеге (термотөш реакциясе кабызгычы). Кайчакта контейнер тышчасы уран-238 дан яки кургаштан ясала. Контейнер нейтрон йоткычы белән каплана. Шартлау барышы![]() Б Шартлаучан матдәләр беренче баскычны шартлата, плутоний төшен чик хәленә кадәр кыса һәм чылбыр реакциясен булдыра. В Таркалганда беренче баскычта Рөнтген нуланышы килеп чыга һәм тышчаның эчке өлеше буйлап тарала. Г Рөнтген нурланышыннан буга әйләнү нәтиҗәсендә икенче баскыч кысыла, һәм плутоний кендеге зур энергияне чыгарып чылбыр реакциясен булдыра. Д Кысылган һәм җылынган литий-6 дейтеридында кушылу реакциясе бара, чыгарылган нейтрон агымы тамперны тарката. Ялкын шары киңәя…
ИскәрмәләрӘдәбият
СылтамаларШулай ук карарга мөмкин |
Portal di Ensiklopedia Dunia