Чагыштырма электр каршылыгы (tat.lat. Çağıştırma elektr qarşılığı(үле сылтама)) — физик зурлык, электр агымы үткәрүенә тоткарлау үткәргечнең үзлеге.
СИ үлчәү системасында Ом·м белән үлчәнә.
Каршылык үткәргечнең озынлыгы l га, аның аркылы кисеме мәйданы S ка һәм материалына бәйле. Күп төрле материалларны тәҗрибә тикшерүләр нәтиҗәсендә каршылыкны хисаплау түбәндәге формула табылган:

биредә ρ — материалның чагыштырма каршылыгы, ом/метр белән үлчәнә
- l — үткәргеч озынлыгы
- S — кисем мәйданы
Температура төшергәндә материалның чагыштырма каршылыгы да төшә, хәтта үтә үткәргечләрдә нульга тигез.
Күпчелек матдәләрнең чагыштырма каршылыгы температура күтәрелгәндә арта һәм якынча түбәндәге формула белан хисаплана:

биредә α - чагыштырма каршылыкның температура коэффициенты
= 293 К
Чагыштырма электр каршылыгы гомуми төшенчәсе
Беришсез материалларда чагыштырма электр каршылыгы һәрбер ноктада билгеләргә була - дифференциал тигезләмәдә:

- биредә
- Электр кыры көчәнешлелеге
- электр агымы тыгызлыгы әлеге
ноктасында
- даими түгел, скаляр функция
Изотропсыз җисемнәр өчен чагыштырма электр каршылыгы - тензор булып тора:

Чагыштырма электр каршылыгы кайбер матдә өчен
Металл
|
ρ, Ом·мм2/м
|
Көмеш
|
0,016
|
Бакыр
|
0,0175
|
Алтын
|
0,023
|
Әлүмин
|
0,0271
|
Иридий
|
0,0474
|
Молибден
|
0,054
|
Вольфрам
|
0,055
|
Тутыя
|
0,059
|
Никел
|
0,087
|
Тимер
|
0,13
|
Агалтын
|
0,107
|
Аккургаш
|
0,12
|
Кургаш
|
0,205
|
Титан
|
0,5562 - 0,7837
|
Висмут
|
1,2
|
|
Эретмә
|
ρ, Ом·мм2/м
|
Корыч
|
0,1400
|
Никелин
|
0,42
|
Константан
|
0,5
|
Манганин
|
0,43…0,51
|
Нихром
|
1,05…1,4
|
Фехраль
|
1,15…1,35
|
Хромаль
|
1,3…1,5
|
Җиз
|
0,07…0,08
|
|
Башка матдә
|
ρ, Ом·мм2/м
|
Сыекландырылган күмерсу газлар
|
0,84×1010
|
|
t = 20 °C
Моны да карагыз
Әдәбият
- Савельев И.В. Глава X. Движение заряженных частиц. // Курс общей физики.. — 3. — М.: Наука. Гл. ред. физ.-мат. лит., 1988. — Т. 2. — С. 87-88. — 496 с. — 220 000 экз.