Чакмагыш (баш. Саҡмағош , рус. Чекмагу́ш ) ― авыл , Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының һәм Чакмагыш авыл җирлегенең административ үзәге . Халык саны – 10164 (1989 ), 11382 (2010 ), 12412 (2013 ) [ 3] , 13024 кеше (2021 ).[ 4]
Почта индексы — 452200, 452201. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80256870001. [ 5]
Урнашуы
Авыл республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә, республика башкаласы Уфа шәһәреннән 111 км ераклыкта, Калмаш елгасы кушылдыгы булган Чакмагыш елгасы буенда урнашкан.
Транспорт
Авылдан Чакмагыш ― Бүздәк ― Дәүләкән автомобиль юлы уза. Районны Кушнаренко ― Бакалы һәм Дүртөйле ― Бүздәк автомобиль юллары кисеп үтә. [ 6]
Куйбышев тимер юлының иң якын тимер юл станциясе ― Бүздәктә , ул 74 км ераклыкта урнашкан..
Тарих
Чакмагыш авылына 1675 елда нигез салынган. [ 7] 1738, 1739, 1745 елларда йомышлы татарлар (мишәрләр ), соңрак типтәрләр килеп урнаша. 1747 елда 17 хуҗалыкта ир-ат җенесеннән 57 кеше яшәве мәгълүм.[ 6]
1866-1930 елларда авыл ― Чакмагыш волосте үзәге.
1930 елда БҮБК президиумы карары белән кантоннар системасы бетерелгәч, 1930 елның 20 августында Бәләбәй кантоны Чакмагыш һәм Рәҗәп волосьтлары территориясендә барлыкка килгән Чакмагыш районының үзәге итеп сайлана.[ 6]
1931 елның июлендә Чакмагыш машина-трактор станциясе оеша.[ 6]
Халкы
Халык саны 2002[ 8] 2009[ 9] 2010[ 10] 11 204 ↘ 11 018↗ 11 382
Милли состав
2002 елгы җанисәп буенча, төп милләтләр — татарлар (72,1 %), башкортлар (23,1 %).[ 11]
Дин
Чакмагышның Әдһәм-Бикә үзәк мәчете
XX гасыр башында Чакмагышта 4 җәмигъ мәчете, ике мәдрәсә эшләгән. [ 12]
Икътисад, социаль өлкә
Сыйфатлы, конкуренциягә сәләтле продукцияне Чакмагыш механика заводы, Чакмагыш кирпеч заводы, «Чакмагыш сөт заводы» һәм «Чекмагуш-молоко» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре , «Чакмагыш» сәүдә-җитештерү берләшмәсе кулланучылар җәмгыяте җитештерә.[ 6]
Чакмагыш авылында 85нче санлы Чакмагыш һөнәри лицее, Бөре кооператив техникумының Чакмагыш филиалы, Балалар иҗаты үзәге һәм Балалар сәнгать мәктәбе, "Олимпиец" физкультура-сәламәтләндерү комплексы, Яшьләр үзәге эшли.[ 6]
1964 елда Чакмагыш авылында туган якны өйрәнү музее оештырыла, анда 4 меңгә якын экспонат бар. [ 15]
Шәхесләр
Марат Азаматов (1941―2002), «Салават Юлаев» хоккей клубы тренеры (1990-1991).
Гыйлемдар Баембәтов (1886―1933), публицист, җәмәгать эшлеклесе.
Ильмир Баянов (1966), физика-математика фәннәре докторы (2007), КАИ профессоры (2009).
Рим Баянов (1930―1996), актер, режиссер. БАССР халык артисты (1980).
Канзафар Усаев (1738-1804), дин әһеле-мулла (1757), Пугачев бригадиры (1774).
Гөлназ Хатунцева (Бадыйкова , 1994), спортчы (велосипед спорты ), Аурупа чемпионы (2021).
Равмер Хәбибуллин (1933―2011), КПССның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре (1987-1990).
Искәрмәләр
↑ 1,0 1,1 ОКТМО
↑ http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
↑ Администрация сельского поселения Чекмагушевский сельсовет муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан (үле сылтама)
↑ ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
↑ Архивированная копия .
↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 О районе. 2022 елның 6 февраль көнендә архивланган . Муниципальный район Чекмагушевский район Республики Башкортостан
↑ Администрация сельского поселения Чекмагушевский сельсовет муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан (үле сылтама)
↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более . әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан . әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.
↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2002 года: В 14 т. / Рос. Федерация. Федер.служба гос.статистики. — Офиц.изд. — М.: Статистика России, 2004. — Т.4: Национальный состав и владение языками, гражданство. — 1 электрон.опт.диск (CD-ROM). — (Всероссийская перепись населения 2002 года; Т.4).
↑ Мечети, муллы и медресе Чекмагушевского края. Посреди России
↑ Центральная мечеть "Адхам-Бика" с.Чекмагуш
↑ Платон Федоров . В селе Чекмагуш в Башкирии открылась новая мечеть. 2023 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган . bash.news, 08.11.2022
↑ Чекмагушевский историко-краеведческий музей
Сылтамалар