Энгель Таһиров
Энгель Риза улы Таһиров — күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Шулай ук ул Россия Гуманитар фәннәр академигы, ЮНЕСКОның халыкара мәдәният институты ректоры, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстанда Комиссия әгъзасы һәм Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы. Ул 1940 елның 4 августында Татарстанның Лениногорск районы Иске Шөгер авылында туа. 1967 елда Казан дәүләт университетын тәмамлап, тарих белгечлеген ала. 1973 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1981 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтының проректоры итеп билгеләнә. 1989 елны докторлык диссертациясен яклый һәм Казан финанс-икътисад институтында тарих, политология һәм хокук кафедрасы мөдире булып эшли башлый. Энгель Таһиров — дистәдән артык монография авторы. Аның гыйльми хезмәтләре татар халкы һәм Татарстан тарихы; милләтләр, диннәр, цивилизацияләр, мәдәниятләр арасында тынычлык, килешү һәм дуслык; яшьләр һәм җәмгыять өлкәләренә карый. ИскәрмәләрСылтамаларШулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia