Альберт Гыйльметдинов
Альберт Харис улы Гыйльметдинов (1956 елның 27 июле, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Казан милли тикшеренү техника институты (Казан авиация институты) ректоры (2013 елның мартыннан). Татарстан мәгариф министры (2009 елның 17 мартыннан 2012 елның 20 сентябренә кадәр). Казан университеты физика факультеты профессоры, физика галиме, физика-математика фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе хокукый әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2007), Россияның югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (2011). БиографияАльберт Гыйльметдинов 1956 елның 27 июлендә Казанда туган. 1978 елда Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый. 1984—2000 елларда Казан дәүләт университетының гомуми физика кафедрасы ассистенты, доценты. 1991—1998 елларда АКШ, Канада һәм Аурупаның әйдәп баручы университетларында чакырулы профессор булып эшли. 2000 елдан 2007 елга кадәр Казан дәүләт университетының гомуми физика кафедрасы профессоры. 2007 елда «технологияләрне коммерцияләштерү нигезләре» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый. 2007—2008 елларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары була. 2009 елның 17 мартында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Альберт Гыйльметдиновны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры вазыйфасына билгеләп кую турындагы указга кул куя[2]. 2012 елның 20 сентябрендә, «башка эшкә күчү сәбәпле», формулировкасы белән, отставкага җибәрелә[3]. 2012 елның 20 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) гыйльми советына вуз ректоры вазыйфаларын башкаручы урнына Альберт Гыйльметдиновны карарга тәкъдим итә. Аның кандидатурасы хуплана[4]. 2013 елның 16 апреленнән КНИТУ-КАИ ректоры. 2017 елның мартыннан техник университетлар Ассоциациясе вице-президенты. 2021 елның февралендә Альберт Гыйльметдинов КНИТУ-КАИның Гыйльми советы утырышында ректор сайлауларыннан төшерелү турында игълан итә[5]. Бүләкләр
Китаплар һәм басмалар
Искәрмәләр
Чыганаклар
СылтамаларШулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia