Фёдоровка районы (Башкортстан)
Федоровка районы Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Ырынбур өлкәсе белән чиктәш. Район үзәге – Федоровка авылы Уфадан 200 км, Мәләвез тимер юл станциясеннән 60 км еракта урнашкан. Иң зур торак урыннары – Федоровка, Бала-Чытырман, Гончаровка. Географик белешмәРайон территориясе Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының көньяк-көнчыгыш өлешенә карый. Шушы төбәктә Дим, Ашказар һәм Сухайлы елгалары башлангыч ала. Алар Федоровка һәм тагын берничә район авыллары аша гөрләп ага-ага Агыйделгә барып кушыла. Районда кирпеч сугу, юллар түшәү өчен (ком-таш) чимал бар. Авыл хуҗалыгы биләмәләре – 136,2 мең га. Шулардан 91,3 мең – басулар, 7,9 – печәнлекләр, 36,9 – көтүлекләр. Хуҗалыклар бөртеклеләр, шикәр чөгендере һәм көнбагыш үстерүдә махсуслаша. Терлекчелек – ит-сөт тармагы һәм дуңгызчылык. Тарихи белешмәФедоровка районы 1935 елны барлыкка килгән. Демографик хәлРайон халкының милли составы
Демография
Мәгариф2011 елда 34 мәктәп эшләгән. Шулардан 3 – башлангыч (26 укучы), 16 төп 9 еллык (717), 15 урта тулы мәктәп (2153).
Дедовода һөнәри училище эшли. ИкътисадФедоровка районы – каратуфраклы җир. Районда 24 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 136 игенче-фермерлык хуҗалыгы һәм 7150 шәхси ярдәмче хуҗалык көче белән узган елда 1 миллиард 567 миллион сумлык тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу 2009 ел күрсәткеченә карата 92,4 процент тәшкил итә. 25 мең гектар иген культуралары мәйданнары, 4,5 мең гектар көнбагыш һәм шикәр чөгендере басулары эсседә януын исәпкә алганда, Федоровка районы уңганнары басучылык тармагында 2009 ел күрсәткечләренә якынлаштылар. Бу җәһәттән аеруча “Азат”, Фрунзе исемендәге, “Заветы Ильича”, “Очкын”, “Агросервис” һәм башка хуҗалыкларны мактап телгә алырлык. 2010 елда хуҗалыклар арасында үткәрелгән эшчәнлек нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүче урыннарны “Азат” җәмгыяте (җитәкчесе Раил Дашкин), Фрунзе исемендәге хуҗалык һәм “Заветы Ильича” кооперативы бүлеште. Корылыклы 2010 елда районда 123950 ситнер сөт җитештерелсә (2009 елга карата 94 процент), ит җитештерү күрсәткече 103 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта маллар санын киметүгә дә юл куелмаган. Киресенчә, Фрунзе исемендәге, “Азат”, “Гаврилова”, “Нива”, “Уңыш”, “Агросервис”, “Заветы Ильича” кебек хуҗалыкларда маллар саны 200 башка кадәр арткан. “Алтын башак”, “Оптимист” крестьян-фермер хуҗалыкларының да һәркайсында бүген 200әр баш сыер малы асрала. Ит җитештерүдә аерым урынны “Башкирский гусь” җәмгыяте алып тора. Узган елда җәмгыять 2200 ситнер каз ите җитештергән, әлеге вакытта җәмгыять фермаларында 20 мең ана каз асрала.[21] Танылган шәхесләр
МатбугатРайон гәзите татарча «Ашкадар таңнары», русча «Ашкадарские зори», башк. «Ашҡаҙар таңдары» чыгарыла.[22] ТранспортРайон аша Стәрлебаш – Федоровка – Мәләвез, Федоровка – Стәрлетамак, Федоровка – Дедово – Ермолаево автоюллары уза. ЧыганакларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia