Боровецкий чиркәве
Боровецкий чиркәве, Изге Күккә ашу чиркәве, рус. Боровецкая церковь, храм Святого Вознесения — Уфа губернасы Минзәлә өязе Боровецкий авылында (хәзер Яр Чаллы шәһәренә керә) 1882 елда төзелеп беткән гыйбадәтханә (чиркәү). Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) Татарстан митрополиясе Яр Чаллы (2024 елга кадәр Казан) епархиясе Кама аръягы благочиние округына карый. Әрхәрәй утары статусына ия. XIX гасырның II яртысы архитектура истәлеге. Адрес: 423800 Татарстан, Яр Чаллы, Чулман проспекты, 127. Тарих![]() XVIII гасырда Боровецкий авылында агач чиркәү булган. 1828 елда беренче таш чиркәү төзелә. Яңа таш гыйбадәтханә 1872-1882 елларда Алабуга сәүдәгәре, XIX гасыр ахырының күренекле язучысы Д.И. Стахеев (1840-1918) акчасына төзелә[1]. Октябрь инкыйлабына кадәр чиркәү Боровецкий авылы һәм якындагы 3 авыл халкына хезмәт күрсәтә.
БинаКлассика төрендәге эклектика стилендә корылган гыйбадәтханә. Чаң манарасы (рус. колокольня) 3 яруслы. 1990 еллардагы яңартып кору эшләре вакытында гыйбадәтханәнең беренчел халәтенә сизелерлек үзгәрешләр кертелә. Чиркәү ишегалдында дини кирәк-яраклар сатучы ике кибет, православие китапханәсе, балалар якшәмбе мәктәбе урнашкан ике катлы административ бина бар. Кызыклы факт1997-2000 елларда чиркәү хорында Владимир Васильев (хәзер Казан консерваториясе укытучысы[2]) җырлый. Искәрмәләр
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia