Инсаф Абдуллин
Инсаф Абдуллин (сәхнә псевдонимы Инсаф Абдулла), Инсаф Фарут улы Абдуллин (Инсаф Фарутович Абдуллин; 1963 елның 26 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Федоровка районы Әтәч) ― телевидение дикторы, алып баручы, сәхнә сөйләме укытучысы[3]. Казан театр һәм музыка укуханәләре мөгаллиме. Татарстанның атказанган артисты. Тәрҗемәи хәле1963 елның 26 гыйнварында[4] БАССР Федоровка районы Әтәч авылында туган. Туган авылында 8 еллык мәктәпне бетергәч, Салават индустрия техникумында укый. Хәрби хезмәттә була. Хезмәт баскычлары![]() ![]() Балачактан яхшы җырлаган Инсафның укытучы я актёр буласы килә. 1983 елда Казан театр училищесы директоры Мәсгут Имашев киңәше белән Казан театр училищесының актёрлык курсына (Шамил Бариев, Рабит Батулла курсы) укырга керә. Асия Хәйруллинадан сәхнә теле серләренә өйрәнә. 1989 елда театр училищесын «драма театры актеры» белгечлеге буенча тәмамлаган. Шул ук елда хуҗалык хисабында эшләүче театр студиясенә (хәзерге Кариев театры) эшкә киткән. 1991 елга кадәр Рөстәм Фәткуллин оештырган театр-студиясендә эшләгән[4]. Казанның М. Горький исемендәге мәдәният йортында хорда җырлаган. 1997 елда Казан дәүләт университетын «филология: татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган (диплом эше: «Телевидениедә мәгълүмат программаларының теле һәм стиле» рус. «Язык и стиль информационных программ телевидения»)[5]. ДикторКонкурстан үтеп, татар радиосында 5 ел диктор булып эшли. Дикторлар конкурсында җиңеп, Татарстан телевиденисенә (хәзер «Россия 1. Татарстан») эшкә күчә. «Татарстан-Яңа гасыр» каналында иртәнге җомга тапшыруларын алып бара. АктёрТР мәгариф министрлыгы каршындагы театр-студиядә (оештыручысы Фәрит Хәбибуллин) (хәзер Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры) спектакльләрендә төп рольләрдә уйный. МөгаллимСәхнәгә булган мәхәббәте Казан театр училищесынә алып килә: татар сәхнә теле фәненнән укыта, курсларның сәнгать җитәкчесе була. Татар эстрадасы өчен сөйләм жанры артистларын әзерли. Моның өчен өр-яңадан үз методикасын булдырырга туры килә. М. Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында «Нур» балалар студиясендә дәресләр алып бара. 1997 елдан И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә һәм Казан мәдәният институтында студентларга сәхнә теле нигезләрен өйрәтә, сәхнә сөйләме укыта. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шәхси тормышы1989 елның 1 июлендә өйләнгән. Хатыны Нурфия, программист. Улы Айрат көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамлаган, маркетолог булып эшли. Кызы Асия скрипка классы буенча музыка мәктәбен, КФУның тарих бүлеген тәмамлаган, бухгалтер булып эшли[5][4]. 2010-елларда челтәр бизнесына киткән һәм үз компаниясендә 2017 елдан бизнес белән шөгыльләнә[4]. Кызыклы фактИлгиз Зәйниевның Камал театры сәхнәсендә уңышлы бара торган «Өйләнәм.tat» комедиясендә персонажның прототибы булган[4]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia