Исраил
Дәүләт буларак 1948 елның 14 маенда (5708 елның 5 ияры) БМО Генераль Ассамблеясенең 1947 елның 29 ноябрендә кабул ителгән № 181 резолюциясе нигезендә игълан ителә. Бәйсезлек Декларациясе нигезендә, Исраил яһүд дәүләте булып санала. Шул ук вакытта Исраил күпмилләтле һәм демократик дәүләт, анда яһүдиләр белән бергә тигез хокукларга нинди дин тотуга карамастан, башка этник төркемнәр дә: гарәпләр-мөселманнар, гарәпләр-христианнар, друзлар, бәдәвиләр, самаритлар («шомронимнар»), адыглар һәм башкалар ия. Мәсәлән, друз һәм бәдәви депутатлары, гарәп фиркалары һәм депутатлары кнессетка кергәннәр. ДинИсраил — дөньяда ил халкының дүрттән өч өлешен яһүдиләр тәшкил итүче бердәнбер ил. Ил халкының 18 % ы — мөселманнар, 2 % ы — христианнар (православие, католиклык, әрмән апостол чиркәве, протестантлык) һәм 1,6 % ы — друзлар, әләвитләр. Һинд дине тарафдарлары илдә диннәрен иркен тота ала. Мөселманнарга күпчелек сөнни һәм азчылык әхмәдия гарәпләр, шигый друзлар, сөнни бәдәвиләр, сөнни чиркәсләр (3,5 мең кеше) керә[6]. Кораллы көчләр2018 елда Исраилның саклану бюджеты $18.5 млрд тәшкил итте, дип хәбәр итә Стокһольмдагы SIPRI халыкара тикшеренү институты[7].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia