Әл-Ихлас мәчете
«Әл-Ихлас» мәчете — Казан шәһәре мәчете. Татарстан Диния нәзарәтенең Казан мөхтәсибәтенә керә. Мәчет атамасы Коръәннең Әл-Ихлас дип аталган 112 сүрәдән алынган. Еш кына аны «Иманны чистарту» дип тәрҗемә итәләр. ТарихХХ гасыр башында Казанның Декабристлар урамында, берничә йорт арасында котельная бинасы төзелә. Берничә елдан соң аның ихтияҗы калмады һәм ул ябылды. ХХ гасыр ахырында исә Миргазыян Салаватов исемле кеше төшендә вафат булган хатынын күрә. Хатыны аңа «111» саннарын әйтә. Озак эзләнүләрдән соң Миргазыян Декабристлар урамының 111 йорты саналган иске котельная бинасын таба. Шунда ук аның бу бинада мәчет ачу теләге туа. Озак вакыт рөхсәтләр артыннан йөреп, 2004 елда ул мәчет проектын раслауга ирешә. Башта үз акчасына, аннары соң иганәчеләр ярдәме белән ул бинаны төзекләндерә, кызыл кирпечле торбадан манара ясый. Мәчет үз эшен 2005 елда башлады. "Әл-Ихлас" мәчете Татарстан мөфтияте җитәкчелегендә саналмый иде. 2009 елда мәчет имамын Рөстәм Сафинны Россиядә экстремист дип табылган оешманың бүлеген ачкан өчен ике елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр[1]. 2013 елда мәчет бинасы тулысынча сүтелә һәм бушаган урында яңа мәчет тезелешен башлыйлар. Яңа мәчетне 2016 (?) елда ачалар, хәзер ул "Миргазиян" исемен йөртә. Мәчет имамнары
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia