Рауза мәчете
«Рауза» мәчете ― Казанның Совет районында, Сеченов урамы ахырында урнашкан. Төп иганәче ― Татарстан республикасының финанс министры Радик Гайзатуллин гаиләсе. Мәчеткә Радик Гайзатуллин әнисенең исеме бирелә. ТарихМәчет 2021 елда төзелә башлаган, 2022 елда төзелеп бетә. 2022 елның 25 маенда мәчеткә айлар урнаштырылган.[1] Мәчет 2022 елның 30 августында ачыла. 2022 елның 28 сентябрендә беренче тапкыр азан әйтелә һәм намаз укыла[2]. АтамасыМәчет Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинның әнисе исемен йөртә, чөнки мәчетнең төзелешен аның гаиләсе финанслаган [2]. ТасвирламаМәчет төзелеше 1,5 ел дәвамында барган. Мәчет ике катлы, подвалы бар. беренче катында 280 кешегә исәпләнгән ир-атлар өчен фарыз залы урнашкан, мәйданы 230 квадрат метр. Икенче катта 75 кеше сыйдырышлы хатын-кызлар залы, уку сыйныфлары бар. Беренче каттан аста никах уку, дини бәйрәмнәрне һәм ифтарлар үткәрү өчен аерым зал, аш бүлмәсе урнашкан [2]. Мәчет имамнары
Моны да карагызИскәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia