Вахит Имамов
Вахит Имамов, Вахит Шәех улы Имамов (1954 елның 18 марты, Иске Байсар, Актаныш районы, ТАССР) — татар язучысы, тарихчы, «Мәйдан» журналы (2005―2015), «Мәдәни җомга» газетасы (2015―2024) баш мөхәрире, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире урынбасары (2024 елдан), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстанның Гаяз Исхакый (1995), Габдулла Тукай (2014), Илдар Юзеев (2022) исемендәге премияләре лауреаты. Татарстанның халык язучысы (2024). Тәрҗемәи хәле![]() 1954 елның 18 мартында Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфаларын башкара. 1975—1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, газета редакциясенең хатлар бүлеген җитәкли. 1982 елда Вахит Имамов, Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, КамАЗның пресс-рам заводында биш ел буена мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә, КамАЗ типографиясе базасында Газета-китап нәшрияты оештырып, 2005 елга кадәр шуның баш мөхәррире булып эшли. Бер үк вакытта, 1997 елның языннан 2016 елга хәтле, ул Чаллы Язучылар оешмасын җитәкли. 2005―2015 елларда ― Чаллыда чыгучы «Мәйдан» журналының баш мөхәрире. 2015―2024 елларда ― «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәрире[2]. 2024 елдан ― «Казан утлары» журналы баш мөхәрриренең (икенче) урынбасары[2]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Басма китаплары
Китабын мәхкәмәгә бирүВахит Имамовның «Яшерелгән тарих» (рус. Запрятанная история татар) китабын мәхкәмәгә биргәннәр[8]. Татарстан Республикасы Югары Судының 14.05.2020 елгы карары белән XVI–XVIII гасыр аралыгында татарларның азатлык өчен көрәшен тасвирлаучы «Яшерелгән тарих» (рус. Запрятанная история татар) китабы «экстремистик» дип табылган һәм РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан экстремистик материалларның федераль исемлегенә № 5048 белән кертелгән[9]. Хөрмәтләү
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia