АристотельАристо́тель (грек. Ἀριστοτέλης) (б.э.к. 384, Стагир – б.э.к. 322, Халкида) – борынгы грек фәлсәфәчесе һәм галиме. Платонның укучысы. Б.э.к. 343 елдан – Македонияле Александрның тәрбиячесе. Ликейга (Лицей, яки перипатетик мәктәп) һәм рәсми мантыйкка нигез салучы. Аристотель — классик дәвер натуралисты, мантыйкка нигез салучы һәм борынгылыкның иң йогынтылы диалектикларының берсе; формаль логиканы төзүче. Хәзер дә фәлсәфи лексиконның нигезен тәшкил итүче аңламнарны һәм фәнни фикерләү стилен барлыкка китерә. Аристотель фәлсәфәнең күп кырлы һәм кеше үсешенең барлык сфераларын – социология, фәлсәфә, сәясәт, мантыйк һәм физиканы үз эченә алган системасын төзегән беренче акыл иясе. Аның онтологияга булган карашлары кеше фикерләүенең киләчәк үсешенә дә нык йогынты ясый. Аристотельнең метафизик өйрәтмәсе Фома Аквинлы тарафыннан кабул ителә һәм схоластик ысул аша үстерелә. Тормыш юлыАристотель Стаһир шәһәрендә Македония патшасының сараенда хезмәт итүче табиб гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе аңа сабак укыта, дөньяны танып белүдә ярдәм итә. 17 яшендә Аристотель Афинага китеп бара, анда Әфләтүн оештырган Академиягә керә, аның дәресләренә йөри башлый. Әфләтүн вафат булганчы, 20 ел дәвамында шушы Академиядә яши, белемен үстерә һәм шәкертләргә дәресләр бирә. Б. э. к. 343 елда Македония патшасы Филипп үзенең улы Александрны укыту һәм тәрбияләү өчен патшалыгына Аристотельны чакыртып ала. Александр патша булгач, Аристотель Стаһирга кайтып китә, аннан яңадан Афинага күчә. ЭшчәнлекАристотель зур иҗади мирас калдыра, ләкин аның күп кенә хезмәтләре безнең заманга кадәр сакланмаган. Аристотельнең иҗади мирасында түбәндәге бүлекләр бәхәссез таныла һәм нәкъ аныкы дип санала:
ФәлсәфәАристотель Әфләтүн тәгълиматы белән килешә алмаганлыктан, аны тәнкыйть утына салып, үзенең мөстәкыйль фәлсәфи системасын иҗат итә. Ул материалистик юнәлештәге фәлсәфи тәгълиматлар белән таныша. Алар белән янәшә куеп караганда, Әфләтүн системасы үзенең буталчыклы, каршылыклы, уйдырмалы, төзлектән мәхрүм икәнлеген күрсәтә. Ләкин Аристотель материалист-фәлсәфәчеләр калдырган тәгълиматлар белән дә тулысынча килешә алмый. Шунлыктан Аристотельның фәлсәфи системасы үзе дә бик үк эзлекле килеп чыкмый, аңа да билгеле бер каршылыклар, икеләнүләр хас. Аристотель үзенең «Метафизика»сында Әфләтүн тәгълиматын кискен рәвештә тәнкыйть утына тота. Аристотель империяне әүвәл сәбәп рәвешендә, ләкин шул ук вакытта аны дәртсез, хәрәкәткә ия булмаган рәвештә генә таный. Материя, аның фикеренчә, мөмкинлек кенә. Шушы мөмкинлектән нәрсә килеп чыга, бусы инде материянең үзеннән тормый. Дәртлелекне (активлыкны) ул формада гына күрә. Аныңча, «форма» материяне төрле фигуралар рәвешенә китерә, димәк форма материяне мөмкинлектән чынбарлыкка әверелдерүче була. Аристотель мифология белән килешеп җитмәсә дә, әүвәл сәбәпне, һәрнәрсәнең башланышын Илаһтан күрә. Аристотель хәрәкәтне материядән аерып карый. Аристотель танып белү теориясенә диалектиканы кертергә тели, ләкин диалектика аның өчен формалашып беткән тәгълимат түгел. Шулай да ул танып белүнең каршылыклы процесс икәнлеген күрә. Аристотель, мантыйкый яктан көчле белгеч буларак, софистларның хәйләгә корылган исбатлау принципларын тәнкыйтьли. КосмологияКайбер хезмәтләрен Аристотель космологиягә багышлый. Ул үз заманындагы башка галимнәр белән бергә Җир шарын үзәккә әверелдереп аңлатырга омтыла (бу геоцентризмга туры килә). БиологияАристотельнең биология өлкәсендә эшчәнлеге бик актив була. Ул җан ияләре турында аерым тәгълимат чыгара. Галим җанның өч төрен атый:
Материя белән җан арасындагы мөнәсәбәт галимнең төп принципларына бәйле. Җан иясенең тәне — материя, аның җаны — форма. Аристотельның хайваннарның килеп чыгуы турындагы трактаты күп еллар дәвамында зоология фәнендә хщтта теоретик чыганак ролен үтәп килгән. ЭтикаЗур игътибарны Аристотель шулай ук этика проблемаларына да бирә. Ул этика белән фәлсәфәгә «идеал» дигән төшенчә кертә. Дөрес, бөек галимнең идеалны аңлавы бик примитив була. Аныңча, чын идеал чынбарлыктагы кыйммәтләрдә түгел, күкләрдә генә. Аристотель өчен әхлакый идеал — Ходай. Ул — иң камил фәлсәфәче яки «үзен фикерләүче фикер». Галимнең иҗади мирасында сәнгать теориясе һәм эстетика мөһим урын алып тора. Яшь буынны эстетик тәрбияләү өлкәсендә ул ике мәсьәләне күздә тота. Шуларның беренчесе — яшьләрне матурлыкны, гүзәллекне күрергә-тоярга күнектерү. Икенчесе — аларны шушы сәнгати һөнәрләргә өйрәтү. Аристотель сәнгать турында, ул — чынбарлыкка иярү (мимесис) ысулы белән чынбарлыкны танып белү, дип фикер йөртә. Бу Аристотельның материалистик юнәлештә формалашу мөмкинлегенә ишарәли. Үзенең «Поэтика» дигән трактатында Аристотель сәнгати иҗат эшен, дастан жанрлары, драма жанры һәм бигрәк тә сәнгать әсәрләрен кабул иткәндә укучының, тыңлаучының әсәрләнү, хисләнү, ләззәт алу кебек реакцияләре турында яза. Сәясәт белемеАристотель үзенең «Сәясәт» дигән трактатында җәмгыять һәм дәүләт белән идарә итү хакындагы карашларын сурәтли. Үз чоры вәкиле буларак, галим колбиләүчелек строен һәм аның ике капма-каршы катлавын мәңге шулай булырга тиеш дип саный. Шуннан чыгып, ул дәүләт белән идарә итүдә түбәндәге формаларны аерган:
Бу формалар, аныңча, җәмгыять өчен кулай. Ләкин ул тиранлык, саф олигархия һәм чиксез демократия формаларын да аера. Боларын ул греклар өчен кулай түгел дип саный. Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia