Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге
Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге (баш. Башҡортостан Республикаһы Яҙыусылар союзы, рус. Союз писателей Республики Башкортостан) ― Башкортстан Республикасы язучыларын берләштерүче профессиональ иҗтимагый иҗат оешмасы[1], 2025 елдан ― Россия Язучылар берлеге составындагы «Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы[2]. 2025 елның 3 июлендә узган корылтайда кабул ителгән низамнамә буенча, Башкортстан Язучылар берлеге Россия язучылар берлегенең[d] (идарә рәисе — беренче сәркатибе Владимир Мединский) составында эшли[3]. 2025 елның 1 июленә Башкортстан Язучылар берлегенең 290ннан артык әгъзасы бар. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе ― Айгиз Гыйззәт улы Баймөхәммәтов (беренче тапкыр 2022 елда, икенче тапкыр 2025 елда сайланган). ТарихРАПП[d] («Россия пролетар язучылар ассоциациясе») йогынтысында Башкорт пролетар язучылар ассоциациясе (БАПП) төзелә. Ул 1928 елда Уфада Пролетар язучыларның 1нче шәһәр конференциясендә оештырыла һәм 1932 елга кадәр яши. Ассоциациянең бурычы башкорт әдәбиятында социалистик идеологияне раслау була. Ассоциациянең басма органнары: «Әдәби удар» газетасы, «Үктәбер» журналы. Җитәкчеләре: президиум составында Булат Ишемгул (рәис), С. Л. Кирьянов (1нче секретарь), Сәгыйть Агиш (2нче секретарь), К. Гыйрфанов, Гобәй Дәүләтшин, Давыт Юлтый. Башкортстан АССР совет язучыларының 1934 елның 15 мартында узган I съездында «Башкортстан АССР Язучылар берлеге» исеме белән рәсми нигездә берлек оештырыла. Рәисе итеп Афзал Таһиров, рәис урынбасары итеп Габдулла Амантай, берлек сәркәтибе итеп (1934―1937) Мөслим Марат сайлана. Берлеккә кабул ителгән язучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышканнар. Һәлак булганнар: Низам Карипов, Мәлих Харис, Хәй Мөхәммәдьяров, Сәгыйть Мифтахов, Хөсәен Кунакбай, Мәзһәр Абдуллин, Бәдрүш Мокамай һ. б. 1937 елда репрессияләнәләр: Давыт Юлтый, Афзал Таһиров, Төхфәт Янәби, Габдулла Амантай, Булат Ишемгул, Гобәй Дәүләтшин һ. б. Төрле вакытларда Берлек составында Башкортстан Республикасы төбәкләрендә Язучылар оешмалары оештырыла: Стәрлетамак Язучылар оешмасы (1984), Учалы Язучылар оешмасы (1991), Яңавыл Язучылар оешмасы (1992), Сибай Язучылар оешмасы (1993), Күмертау Язучылар оешмасы (1997). 2012 елда республика язучыларының XVI чираттан тыш Съезды булып узган. Съездда берлекнең идарә рәисе итеп Риф Тойгынов сайланган[4]. Язучылар берлеге әгъзалары булып 2012 елда 234 язучы, 2025 елда 290нан артык язучы тора. Язучылар берлегендә шигърият һәм балалар әдәбияты, проза, әдәби тәнкыйть, драматургия иҗади секцияләре бар, әдәби мирас буенча комиссияләр эшли. Ел саен язучылар җыелышлары үткәрелә, аларда әдәби тормыш мәсьәләләре тикшерелә, яңа әсәрләр анализлана, иҗади проблемалар тикшерелә[5]. Берлек карамагында ― РФ Әдәби фондының Башкортстан бүлеге, Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы, проза, шигърият, драматургия, балалар әдәбияты, сатира һәм юмор секцияләре, әдәби тәнкыйтьчеләр, тәрҗемәчеләр, рус телле язучылар һәм татар телле язучылар берләшмәләре эшли. ЭшчәнлекБерлекнең бурычы ― әдәбият-сәнгать иҗатын үстерүгә, республика язучыларын берләштерүгә һәм аларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә, халыкның рухи тормышында әдәбиятның абруен ныгытуга ярдәм итү. Берлек яшь әдәбиятчыларга ярдәм күрсәтергә, ветеран-язучылар турында кайгыртырга, БР язучыларының иҗади бердәмлекләрен ныгытырга, РФнең башка республикалары һәм өлкәләре әдәбиятчылары белән элемтәләрне камилләштерергә, халыкара элемтәләрне язучылар оешмалары дәрәҗәсендә үстерергә тиеш. 2014 елда берьюлы 14 яшь автор (10 шагыйрь, 4 прозаик) Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителгән: күпчелеген ― башкорт шигърияте һәм прозасы секциясе, өчесен ― БР Язучылар берлегенең рус телле язучылар берләшмәсе, икесен ― татар телле язучылар берләшмәсе тәкдим иткән[6]. Ел саен төбәк бюджеты хисабына рус, башкорт һәм җөмһүрият халыкларының башка телләрендә 100-гә якын матур әдәбият китабы нәшер ителә[7]. Башкортстанда язучылар өчен Салават Юлаев, Шәехзада Бабич, Һәдия Дәүләтшина исемендәге премияләр, 30 дан артык муниципаль бүләк бар[7]. 2025 елда Республика премияләренең бүләк фонды арттырылган. Балалар һәм үсмерләр әсәрләре өчен Һәдия Дәүләтшина исемендәге бүләк фонды – 100 меңнән 500 мең сумга, Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясе 150 меңнән 500 мең сумга, Салават Юлаев премиясе миллион сумга кадәр арткан[7]. Берлек рәисләре![]()
Берлек бүләкләре
АдресБашкортстан Республикасы, Уфа, Коммунистик ур., 34 (элекке Бертуган Поликарповларның йорты). Эл. почта: soyuz.pisatelei@mail.ru Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia