Википедия:Авторлык хокукларын бозу
Википедияның иң мөһим аспектлары арасына аның тексты (сурәтләр турында аскарак кара) ирекле килеш таратыла, кулланыла һәм башка әсәрләрне тудыру өчен нигез була алуында. Бу максатлар өчен бездәге бар материал Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 Unported License (CC BY-SA) һәм, аерым белдерү урнаштырылмаган чакта, GNU Free Documentation License (GFDL) шартлары астында урнаштырыла. Бар катнашучылар үзләре булдырган материалларын бу ике лицензия шартлары астында бастыра. Проектыбыз эчендә шулай ук иҗтимагый милек категориясенә кергән яки алда тасвирланган хокуки лицензия таләпләренә туры килгән шартларда дөнья күргән башка материаллар да кулланыла ала. Викимедиа Фонды Википедия һәм башка Викимедиа проектлары чикләрендә булдырыла торган мәкаләләр тексты һәм аларны сурәтләүдә кулланган рәсем һәм башка мультимедиа файллары өчен авторлык хокукларына ия булмавы аркасында, бар эчтәлекнең бу өлкәсендәге политикабыз таләпләренә туры килүе, аларның авторларының тиешлечә билгеләнүе мәҗбүри. Иҗтимагый милек категориясенә кермәгән яки проектыбызның хокуки нигезләренә туры килмәгән материаларны копиялау исә (Википедияның намуслы куллану шартлары һәм бәйле кулланмасы нигезендә рөхсәт ителгән кыска өзекләрдән тыш) авторлык хокукларын бозу булуы ихтимал. Җөмләләр төзелешендә һәм иҗади формулировкаларда зур лингвистик охшашлык күзәтелгән чакта хәттә кайбер үзгәртүләр кертеп копияланган текст да авторлык хокукларын бозу дип бәяләнә ала. Хокуки телдә бу якын перефраз дип билгеле, нәтиҗәдә плагиат турында дәгъвалар туа алуы ихтимал. Авторлык хокукларын бозу Википедия материалларының таратылуы мөмкинлегенә генә зыян китерү белән чикләнми, шулай ук хокуки проблемалар тудыра алуы аркасында, бу мәсьәләгә югары әһәмият бирелергә тиеш. Сурәтләр һәм башка медиафайллар өчен таләпләр бераз аерыла — алар очрагында кабул ителерлек лицензияләр саны күбрәк. Әммә, кыскача әйткәндә, кабул ителерлек ирекле лицензиясе буенча бастырылмаган һәм ирекле булмаган контент критерийларына туры килмәгән эчтәлек кабул ителмәслек дип саналырга тиеш. Тышкы авторлык хокукларын бозучы материалларга да гиперсылтамалар урнаштырылмавы хәерле. Авторлык хокукларын бозу очракларында нишләргәҺәр башланган эш берәр авторлык хокуклары мәсьәләләре сәркәтибе яки администраторы тарафыннан каралуы һәм ябылуы алдыннан кимендә биш көн ачык кала бирә. Бу вакыт эчендә кызыксынган катнашучылар мәсьәлә буенча мәгълүматны бәйле бәхәс битенә тупларга, материалга үзгәртүләр тәкъдимнәрен ясарга яки авторлык хокуклары белән якланган материал хуҗаларыннан аны куллана алу өчен рөхсәт сорарга чакырыла. Моннан соң авторлык хокуклары мәсьәләләре сәркәтибе яки идарәчесе эшне тикшерә һәм һәр аерым вәзгыять таләп иткән гамәлләрен кыла. Башка җирдә элегрәк бастырылган текстлар
Википедия буйсынган АКШ кануннары буенча берәр контент (текст мы, башка медиа булсын) физик рәвешне алуга, анарга карата авторлык хокукы автомат рәвештә барлыкка килә. Ягъни, авторлык хокукларының бар булуы өчен әсәр авторына мөрәҗәгать тә, игълан итү дә кирәкми. Әсәрләр түбәндәге очракларда гына Викимедиа проектлары чикләрендә кулланыла ала: A) Ап-ачык игълан. Автор яки әсәргә хокуклары хуҗасы тарафыннан бу материалның:
B) Иҗтимагый милек. Яше, чыганагы яки оригинальлеге булмавы сәбәпле әсәрнең иҗтимагый милеккә керүе; яки Чыганак иҗтимагый милеккә кергәндә яки кабул ителерлек лицензия буенча булган чакта да, аның атрибуциясе Википедия:Плагиат билгеләгән тәртипләре буенча ясалуы зарур. Бу таләп җирле гадәтләрне хөрмәт итүгә генә бәйле түгел. Википедиян лицензиясе шартларын бозмаган башка лицензия буенча пәйда булган эчтәлек очрагында тиешле атрибуция мәҗбүри шарт була ала. Шундый лицензия шартлары хөрмәт ителмәгән чакта лицензия шартлары Википедиянекенә туры килгәндә дә бу эчтәлекне куллану авторлык хокукларын бозу дип бәяләнергә мөмкин. Кабат-кабат авторлык хокукларын бозу очракларыГамәлдәге кагыйдәгә карамастан кабат-кабат авторлык хокуклары буенча якланган материал (текст яки сурәтләрне) урнаштыручы катнашучылар керткән хокук бозучы материалны юк итү өчен аларга карата авторлык хокукларын бозу мәсьәләсендә тикшеренү башланыла ала. Тиешле кисәтүләр ясалуга карамастан яңадан-яңа хокук бозучы материалларны урнаштыручылар, проектыбызны куркынычка салмаулары өчен блокланыла ала; өстәмә мәгълүмат өчен АКШ кануннар кодексының 17 нче баб § 512 кара.
Башкаларның копияләвләре: материал Википедиядә элегрәк бастырылган дип уйланылган очракларыТекстлар өлкәсендә авторлык хокуклары бозылган чакта нишләргә
Авторлык хокуклары хуҗалары: Википедия сезнең авторлык хокукларыгызны боза дип уйлаганыгыз чакта, авторлык хокукларыгызны бозучы әйберләрнең тиз бетерелүе турында таләбегезне бүлегебез идарәчеләренә белдерүегез сорала. Моннан тыш, сез шулай ук «Интернетта авторлык хокукларын бозу өчен җәваплылыкны чикләү турындагы канун» (en • ru) таләпләре буенча Википедия өчен җаваплы вәкилгә (
![]() Күзгә бәрелеп торган хокук бозуларыАвторлык хокукларын бозуда шикләнелгән яки комплекслы хокук бозу очракларында нишләргәХокук бозуы күзгә бәрелеп торганнар категориясенә кермәгәндә һәм тиз бетерү критерийлары астына эләкмәгәндә:
Махсус очраклары өчен инструкцияләрСурәтләргә бәйле авторлык хокуклары мәсьәләләрне хәл итүАвторлык хокукларын бозуларын тикшерүгә куелган мәкаләләр белән эшләүБозуның булмавын раслаучы дәлилләрне китерүРөхсәт алу һәм аның чынлыгын тикшерүЭчтәлекне үзгәртеп коруҮз әсәрләрен Википедиягә (яки үзләре исеменнән кертем ясаучыларга) тапшырган авторлык хокуклары хуҗалары өченИгланнар тактасында белдерелгән мәгълүмат белән эшләгән затлар турында мәгълүматАвторлык хокукларын бозу игъланнар тактасы сәркәтипләреАвторлык хокукларын бозу игъланнар тактасы администраторларыЭшнең ябылу тәртибеШундый кертем ясаучылар белән мәсьәләне күтәрүАвторлык хокуклары хуҗалары өчен мәгълүмат
РесурсларКагыйдәләр, кулланмалар һәм мәгълүмати битләр
Игъланнар такталарыБашка ресурслар
Бәйле кисәтү калыплары
|
Portal di Ensiklopedia Dunia