Владимир Нерознак
Владимир Нерознак (17 ноябрь 1939 ел — 2 ноябрь 2015 ел) — ССРБ һәм Россия галим-тел белгече һәм җәмәгать эшлеклесе. Филология фәннәре докторы, профессор[3]. РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе. Россия Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты. БиографиясеВладимир Петрович Нерознак 1963 елның 17 ноябрендә Омск өлкәсе Божедаровка авылында туган. Атасы Пётр Нерознак теле-радио тапшырулар алып баручы. А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының .филология факультетын тәмамлый.[4] 1966—1970 елларда СССР фәннәр Академиясе тел гыйлеме Институтының Ленинград бүлекчәсендә гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1970-1985 елдан СССР фәннәр Академиясенең тел гыйлеме Институтында кече гыйльми хезмәткәр, аннары өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1978 елда филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый[3]. 1985—1987 елларда — гыйльми секретарь, 1987—1993 елларда СССР фәннәр Академиясенең әдәбият һәм тел бүлегендә — академик-секретаре гыйльми эшне оештыру буенча урынбасары[3]. 1992—1995 елларда — директоры, 1995 елдан — Россия халыклары телләре Институтында директор урынбасары[3]. Бер үк вакытта 1982-1991 елларда ССРБ оборона министрлыгының Хәрби институтында герман телләре кафедрасы прфессоры. 1991-2006 елларда — Мәскәү дәүләт лингвистика университетында тел теориясе кафедрасы мөдире һәм профессоры.[5] 1994 елдан — академик. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Иҗтимагый эшчәнлеге1986 елдан Совет мәдәнияте фонды идарәсе әгъзасы. 1991-1994 елдарда — бу фонд идарәсе рәисенең беренче урынбасары (алмаштыра Георг Мясников). Мәдәният фонды каршында Топонимика буенча Совет булдыра[3]. 1992-2004 елларда Россия тел яратучылар җәмгыяте җитәкчесе. «Россия фәннәр Академиясе Тел һәм әдәбият сериясе».журналының баш мөхәррир урынбасары. «Русская речь» һәм «Наше наследие» журналларының мөхәрририят коллегиясе әгъзасы, «Москвичка» гәзитенең мөхәрририят советы әгъзасы. РФА-ның тел гыйлеме институты мәгълүматы буенча, Нерознак «Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка рус кала урамнарының иске исемнәрен кире кайтаруда зур роль уйный»[3]. Төп хезмәтләре
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia