Габделвахит Баһаветдинов
Габделвахит Гыйльметдин улы Баһаветдинов (1939 елның 23 мае, Шахмай авылы, Чистай районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия сәясәтчесе, I һәм II чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты. БиографияГабделвахит Баһаветдинов 1939 елның 23 маенда ТАССРның Чистай районындагы Шахмай авылында туа. 1973 елда «рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1972—1983 елларда Советлар Берлеге коммунистик фиркасенең (КПСС) Чистай шәһәр комитеты инструкторы, лектор булып эшли. 1983 елдан 1994 елга кадәр Чистай балалар йорты директоры вазыйфасында эшли[1]. 1994 елда I чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана, Дәүләт Думасы эшен оештыру комитеты әгъзасы була[2]. «Яңа региональ сәясәт — Дума-96» депутатлар төркеменә керә[3]. 1995 елда II чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп 25 нче номерлы Түбән Кама бермандатлы сайлау округыннан сайлана, «Безнең йорт — Россия» Бөтенроссия иҗтимагый — сәяси хәрәкәте сайлау берләшмәсе тарафыннан тәкъдим ителә[4]. Дәүләт Думасының регламент һәм эш оештыру комитеты рәисе урынбасары була[5]. Бүләкләр
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia