Марат Бариев
Марат Бариев, Марат Мансур улы Бариев (1961 елның 9 июле, Казан, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — Россия сәяси эшлеклесе. VI—VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты (2011―2016; 2016—х. в.), РФ Олимпия комитеты генераль сәркатибе (2010—2014), Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры (2005—2010), «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. Сәясәт фәннәре кандидаты. Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәре (2006). Тәрҗемәи хәле1961 елның 9 июлендә Казанда туган. Әтисе чыгышы белән Кукмара районыннан, әнисе Балтач районы Чутай авылыннан. Казанның Северный бистәсендә урта мәктәпне, «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан авиация институтын (1984), «юрист» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (2000), Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2010) тәмамлый. Сәясәт фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый. Хезмәт юлы
Хезмәтләре«Алтын каләм», «Созвездие-Йолдызлык» фестивальләре, «Сәләт» хәрәкәтен оештыруда, «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме турында» ТР программасын кабул итүдә, Универсиада-2013не Казанда үткәрүдә керткән өлеше зур. Иҗтимагый эшчәнлеге
ГаиләсеХатыны Резеда, Казан дәүләт финанс-иктисад институтын тәмамлаган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ИскәрмәләрЧыганаклар
СылтамаларӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia