1950 елның5 сентябрендаТАССРСарман районыИске Әлмәтавылында туган. Иске Әлмәт башлангыч, Рангазар сигезьеллык, Сарман урта мәктәпләрен (көмеш медальгә) тәмамлый.
«Радиоэлектрон җиһазлар буенча инженер» белгечлеге буенча А.Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтының радио-техника факультетын (1974), Джон Ф. Кеннеди исемендәге дәүләт идарәсе институтын, Һарвард институты (The John F. Kennedy School of Government at Harvard University) (2001) тәмамлаган.
Физика-математика фәннәре докторы (2010). Ярымүткәргечләр физикасы һәм икътисад буенча 80 фәнни хезмәте бар.
Хезмәт юлы
1974-1989 Чистяков исемендәге Казан югары хәрби-инженерлек укуханәсендә инженер, лаборатория мөдире булып эшли.