Диләрә Гыймранова

Диләрә Гыймранова
Туган телдә исем Диләрә Габдлкави кызы Гыймранова
Туган 7 ноябрь 1975(1975-11-07) (49 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт районы, Мәмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре музей директоры
Җефет Раил
Балалар улы Роберт, кызы Дилназ
Ата-ана
  • Габдлкави (әти)
  • Фатыйма (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2017) «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2022)
Рафаил Төхфәтуллин премиясе
Сайт Dilyara Gimran

Диләрә Гыймранова, Диләрә Кави (Габдлкави) кызы Гыймранова (Диляра Габдлкавиевна Гимранова; 1975 елның 7 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Мәмәт) ― мәдәният эшлеклесе, музей хезмәткәре, 2004 елдан Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры, филология фәннәре кандидаты (2011). Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты (2014). Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2017). Әлмәт муниципаль районының Иҗтимагый советы әгъзасы (2016).

Тәрҗемәи хәле

1975 елның 7 ноябрендә Татарстан АССР Әлмәт районы Мәмәт авылында дүрт балалы гаиләдә өченче бала булып туган. Әтисе Габдлкави (1944―1985) совхозда электрик булып, әнисе Фатыйма (1945 елгы) авылда шәфкать туташы булып эшләгән. Дини тәрбия әбисе Дөринурдан килә. Туганнары: Фәридә, Динар, Данил[1].

Әлмәттә төзелеш (1993 елдан политехник) техникумын[2] (читтән торып, 1995), Казан мәдәният һәм сәнгать университетының (2015 елдан институт) мәгълүмат-китапханә факультетын (2006) тәмамлаган (диплом эше «Фән һәм мәдәният хәзинәсе буларак Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре» (рус. Труды Ризаэддина Фахреддина как сокровищница науки и культуры). 2006―2011 елларда ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантурада укыган. 2011 елда «Ризаэддин Фәхреддиннең әдәби әсәрләрендә хатын-кыз мәсьәләсе (Сәлимә, яки Гыйффәт; Әсма, яки Гамәл вә җәза)» (рус. Проблема женщин в литературных трудах Ризаэддина Фахреддина) темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе филология фәннәре докторы профессор Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов (1937―2022))[3][4].

Хезмәт эшчәнлеге

1992 елдан ― Әлмәт районы Мәмәт авылында китапханә мөдире.

1995 елдан ― Кичүчат авылы сельпосында сатучы.

2000 елдан ― Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музеенда: фондлар саклаучы, 2001 елдан директор в.б., 2003 елдан фәнни хезмәткәр, 2004 елдан директор. Казанда квалификация күтәрү курслары уза, бөек галимнең туганнары белән таныша[1].

Ризаэддин Фәхреддин музее

Әлмәт районының Кичүчат авылында Р. Фәхреддиннең мемориаль музее[5] 1995 елның 25 маенда Татарстан Республикасының беренче Президенты М. Ш. Шәймиев катнашында ачыла. Музей Кичүчат авылы үзәгендә урнашкан, анда элек Фәхреддиновлар гаиләсе йорты торган (Ризаэддин Фәхреддин 1859 елның 17 гыйнварында Кичүчат авылында туган[1]). Музейның җир кишәрлегендә Р. Фәхреддиннең әти-әнисе утырткан гасырлар буе үскән наратлар исән тора. Музей эчендәге гомуми мәйдан 129,4 кв. м. Р. Фәхреддин мемориаль музеена ел саен 10–12 меңгә якын кеше килә. Музей татар халкының рухи, тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм пропагандалау үзәге булып тора, шуңа күрә еш кына музейга чит ил кунаклары килә. Музейның иң кыйммәтле экспонатлары булып галимнең исән чагында басылган китаплары, фотосурәтләре, Согуд Гарәбстаны короле Абдулазиз бин Абдуррахман әс-Согудның[d] (1877―1953) 1926 елда Мәккәдә узган Бөтендөнья ислам конгрессы[d] вице-президенты буларак Р. Фәхреддингә тапшырылган бүләкләре ― поднос һәм хуш ис таратучы ваза тора. Музейга килүчеләр экспозицияләрдә аның кулъязма китапларын, фотосурәтләрен һәм Фәхреддиновлар гаилә архивыннан кулъязма документларын саклаган шәхси сандыгын күрә ала. Музейда ел саен «Р. Фәхреддин укулары» һәм «Туганнар очрашуы» үткәрелеп килә[6]. Галимнең мирасын тарату, татар халкының милли мәдәниятен үстерү нияте белән мемориаль музей хезмәткәрләре музей дәресләре, мастер-класслар, чит төбәкләргә чыгып кызыклы очрашулар, лекцияләр үткәрә, басмага китаплар әзерли. Мемориаль музей Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты белән берлектә берничә ел «Р. Фәхреддин: рухият, мәдәният, мәгърифәт» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрә (мәсәлән, 2019 елда ― III, 2023 елда ― IV Бөтенроссия конференциясе узган). Конференция материаллары Әлмәт шәһәре басмаханәсендә җыентык-китап буларак чыгып килә (төзүчесе Д. Гыймранова).

Ризаэддин Фәхреддин музее. 06.02.2025

Музей эшен Д. Гыймранова фәнни-тикшеренү эше белән бергә алып бара. Музей бинасының чикләнгән мәйданы кысаларында заманча музей параметрларына җавап бирүче, татар мәдәниятенең күренекле эшлеклесе тормышын һәм иҗатын аңлаешлы формада ачучы фәнни нигезләнгән экспозиция булдыра алган. Аның җитәкчелегендә музей әлеге профильдәге республика учреждениеләре арасында алдынгы урыннарны били, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә танылган; анда эзләнү эшләре алып барыла, фондлар тулылана, төбәк, республика, Бөтенроссия дәрәҗәсендәге фәнни-гамәли конференцияләр оештырыла. Диләрә Кави кызы әлеге конференцияләрдә даими чыгыш ясый. Аның тырышлыгы белән танылган галимнең музее төбәкнең тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәгенә һәм Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә туристларның яраткан урынына әверелгән [7].

Д. Гыймранова тырышлыгы белән Р. Фәхреддингә багышланган күпсанлы китаплар, альбомнар, брошюралар, фотооткрыткалар җыелмасы, бүклетлар дөнья күргән. Берничә ел рәттән (мәсәлән, 2020, 2021 елларда) зур күләмле дивар календарьлары әзерләп, бастырып чыгарган. «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы ярдәме белән бөек мәгърифәтче хезмәтләре кергән ундүрт китап басылып чыккан. 2014 елда ТР Хөкүмәте грантына Фәхреддиновлар гаиләсенең сирәк фотографияләре белән «Гаилә – кечкенә бер дәүләттер» фотоальбомы чыгарылган (К.: Омега, 2014. ISBN 978-5-9904159-9-7). Ризаэддин Фәхреддинның халыкта популяр булган хезмәтләрен укырга һәм үзең белән йөртергә уңайлы кесә китабы форматында бастырып чыгару юнәлешендә эшен дәвам итә[8]. Музейның мөмкинлекләрен киңәйтүне, музей кыйммәтләрен саклауның заманча таләпләренә туры китереп, Ризаэддин Фәхреддин исеменә лаек яңа бина төзүдә ярдәмчеләр табуны максат итеп куя.

«Интермузей» халыкара күргәзмәсендә катнашучы (2014, 2015, Мәскәү). Р. Фәхреддиннең мемориаль музее катнашында Манежда[d] узган халыкара күргәзмә белән РФ Президенты (2008―2012 елларда) Дмитрий Медведев, РФ мәдәният министры (2012―2020 елларда) Владимир Мединский танышкан.

2022 елның маенда Уфа мөселман зиратында Ризаэддин Фәхреддин истәлегенә мемориаль комплекс төзү, төзекләндерү эшләрен (Р. Фәхреддиннең кабер ташын яңарту, аллеяга ташлар җәю, кабергә илтүче юл күрсәткечләрен кую) башкаруда якыннан катнашкан[9].

Хезмәтләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2010 ― ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе
  • 2014 ― Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты[10]
  • 2013, 2017, 2022 ― «ТР авыл җирлеге территориясендә мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре»
  • 2015 ― «Нечкәбил» республика бәйгесенең финалисты
  • 2015 ― ТР музейлар ассоциациясенең Мактау грамотасы ― республиканың музей эшен үстерүгә һәм Татарстан Республикасы Әлмәт районының тарихи-мәдәни мирасын саклауга керткән шәхси өлеше өчен
  • 2017 ― Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 2019 – В. Потанинның хәйрия фондының «Чикләрсез музей» номинациясендә «Музей десанты» конкурсында җиңүче (Мәскәү)
  • 2022 ― «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (БТК)
  • 2022 ― «Татар гаиләсе / килен-кайнана» республика бәйгесенең җиңүчесе ― татар гаиләсенә хас булган төп рухи кыйммәтләрне, туган телебезне, йола һәм гореф-гадәтләрне, динне саклап, үрнәк татар гаиләсе моделен булдыруга үз өлешен керткән өчен [11]

Шәхси тормышы

Кияүдә. Ире Раил. Улы Роберт, кызы Дилназ Санкт-Петербургта югары педагогик белем алганнар.

Буыннан-буынга килгән мавыгулардан калфак чигүгә өстенлек бирә. Шәҗәрә төзергә теләүчеләргә юнәлеш күрсәтә.

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 Диляра Гимранова: «Музей как центр семейного воспитания». almetievsk-ru.ru, 12.01.2024
  2. ГАПОУ «Альметьевский политехнический техникум». Основная информация о техникуме
  3. Проблема женщин в литературных трудах Ризаэддина Фахреддина. cheloveknauka.com
  4. Женская проблема в творческом наследии Ризаэддина Фахреддина. cyberleninka.ru
  5. Мемориальный музей Ризаэддина Фахреддина Вконтакте
  6. Постоянное представительство Республики Татарстан начинает сотрудничество с республиканским музеем Ризаэддина Фахреддина. Постоянное представительство Республики Татарстан в городе Санкт-Петербурге и Ленинградской области, 22.03.2021
  7. Диляра Габдлкавиевна Гимранова. Газета «Альметьевский вестник» - «Әлмәт хәбәрләре»
  8. Мемориальный музей Ризаэддина Фахреддина. museum.ru
  9. Мөфти Камил хәзрәт Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылышында катнашты. ТР МДН, 26.05.2022
  10. Алсу Гатауллина, Илькам Ахметзянов. В Альметьевске вручили премию имени Рафаила Тухватуллина. Альметьевск ТВ, 29.04.2015(рус.)
  11. Директор мемориального музея Р. Фахреддина Диляра Гимранова награждена за публикацию. Мемориальный музей Ризаэддина Фахреддина ВКонтакте, 11.12.2022

Сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya