Дмитрий Карбышев
Дмитрий Карбышев, Дмитрий Михаил улы Карбышев (ингл. Dmitry Mikhaylovich Karbyshev, рус. Карбышев Дмитрий Михайлович; 1880 елның 26 октябре, Омск — 1945 елның 18 феврале, Өченче рейх (Австрия), Маутхаузен) — совет хәрби эшлеклесе, фортификатор, Тәрҗемәи хәле![]() ![]() ![]() 1880 елның 14 (26) октябрендә Россия империясе Акмола өлкәсе Омск шәһәрендә туган. Милләте — керәшен татары. Әтисе Михаил Илья улы Карбышев (1829-1892) Себер кадет корпусын тәмамлаган, Кырым сугышында катнашкан һөнәри хәрби (себер казак старшинасы гаиләсеннән), Карасу тоз күлләре кече күзәтүчесе булып эшли. Әнисе Александра Ефим кызы Лузгина, Омск сәүдәгәре кызы. Абыйсы, Казан император университетының медицина факультеты студенты Владимир Михаил улы полиция күзәтүе астында булуы сәбәпле, Дмитрий Себер кадет корпусына «ирекле тыңлаучы» итеп кенә кабул ителә. Патша армиясендә1900 елның көзендә, Петербургтагы Николай хәрби инженерлек укуханәсен тәмамлагач, «подпоручик» дәрәҗәсендә 1нче Көнчыгыш Себер сапер батальонына билгеләнә, Манчжуриядә хезмәт итә. 1903 елда «поручик» дәрәҗәсе бирелә. Көнчыгыш Себер корпусының 1нче Көнчыгыш Себер сапер батальоны составында хәрби бүлгеләр арасында элемтәләр урнаштыра, күперләр төзи, кичүләр булдыра, гелиографистлар башлыгы буларак, Мукденнан Порт-Артурга кадәр юл үтә. 5 хәрби орден, 3 медаль белән бүләкләнә. Порт-Артур җиңелгәч, сапер батальонын Никольск-Уссурийскида калдыралар. Офицерларның намус суды биргән «сәяси ышанычсыз» тамгасы белән Д.М. Карбышев хәрби хезмәттән китәргә мәҗбүр була, гражданский хезмәткә эшкә алмаганга күрә, очраклы сызымчы хезмәте белән яшәргә мәҗбүр була, соңыннан яңа төзелгән Владивосток кирмән сапер батальонына рота командиры булып хезмәткә керә. Владивосток тирәсендә бетон форт төзелешендә эшли. 1908 елда, 23 фәннән имтихан тотып, Петербургтагы Николай хәрби-инженерлек академиясенә укырга керә. 1911 елда, академияне тәмамлагач, «хәрби инженер» исеме һәм «капитан» дәрәҗәсе бирелеп, Севастополь кирмән мина батальонына рота командиры итеп билгеләнә. Академиянең иң яхшы укучысы буларак, Д. Карбышевның булачак хезмәт урынын үзе сайлау хокукы була: ул Брест-Литовскийны сайлый. Анда баргач, кирмәннең VII фортын төзүне җитәкли. Үзе теләп, сугышка китә. Көньяк-көнбатыш фронтта генерал Брусилов җитәкләгән 8нче армиянең 78нче, 69 нчы пехота дивизияләрендә, 22нче финляндия укчы корпусында дивизия инженеры булып хезмәт итә. Генерал Величко җитәкчелегендәге 11нче армия составында Перемышль кирмәнен (коменданты генерал Кусманек) камауда һәм яулап алуда керткән хезмәте өчен 2нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә, «подполковник» дәрәҗәсе бирелә. Аягы яраланып, 1915 елның маена кадәр Галициядә Мосцисько хәрби госпиталендә дәвалана. 1915 елның көзе — 1916 елның язы Киев тыл саклану боҗрасы төзелешендә. Инкыйлабны 8нче инкыйлаби армиянең инженерлар башлыгы буларак, Румыния чигендә каршылый. 1918 елда Кызыл гаскәр төзелә башлагач, Төньяк Кавказ хәрби округының инженерлык идарәсе бүлек мөдире итеп билгеләнә. 1918 елның ноябрендә Тәтештән Сызранга кадәр 500 км арада Идел яр буе ныгытмаларын кору, Самар, Сембер, Сарытау, Чиләбе, Златоуст, Троицк һ.б. шәһәрләрдә ныгытылган районнар төзү эше белән җитәкчелек итә. Көнчыгыш фронтның 4нче армиясе (1919 елның мартыннан Кызыл гаскәрнең Көньяк төркеме) (сәргаскәре М.В. Фрунзе) 6нчы хәрби-кыр төзелеше башлыгы (1919 елның мартыннан Көньяк төркемнең саклану эшләре баш җитәкчесе) буларак, адмирал Колчак (1874-1920) һәм Деникин гаскәрләре һөҗүменә каршы торырлык ныгытмалар төзү өчен җавап бирә.
Сугышка кадәр1923 елның мартында ЭККГ Баш хәрби инженерлык идарәсенең инженерлык (1924 елдан хәрби-инженерлык) комитеты рәисе итеп билгеләнә. Реввоенсовет әгъзасы, ЭККГ штабы башлыгы, хәрби-инженерлык академиясе башлыгы итеп билгеләнгән М.В. Фрунзе Д.М. Карбышевны хәрби академияләрне үзгәртеп кору һәм укыту эшенә җәлеп итә: Д.М. Карбышев комитетны җитәкләү белән беррәттән, ике хәрби академиядә, хәрби-академик курсларда хәрби-инженерлык фәне буенча укыта.
Хезмәтләре
1939 елда 7нче армия өчен (сәргаскәр К.А. Мерецков) Ленинградтан 32 км да урнашкан Маннерһейм сызыгын[1] өзү буенча тәкъдимнәр әзерләүче төркем эчендә була. 1941 елның 9 июнендә Беларус аерым хәрби округына, яңа совет-поляк дәүләт чигендә төзелүче саклану ныгытмаларын тикшерергә килә. 22 июньне Гроднода 3нче армия (сәргаскәре генерал-лейтенант В.И. Кузнецов) штабында каршы ала. Кичке 7дә Гроднодан 50 км читтәге Мосты авылындагы команда пунктына күчә. 24 июньдә 10нчы армиянең Валилы станциясендәге команда пунктына килә. 27 июньдә дошман Минскины ала, 10нчы армия штабы чолганышта кала. Штаб офицерлары, аерым төркемнәргә бүленеп, 6 атна буе Днепрга таба чигенәләр, чолганыштан чыгу юлын эзлиләр. Әсир төшүАвгуст башында Д. Карбышев булган төркем Могилев тирәсендә Днепрны кичә. Дошман аларны ут ачып каршылый. Контузия алган Карбышевны басуга яшерәләр. Ләкин полицайлар аны табып ала һәм гестапога тапшыра. 1941 елның сентябренә кадәр Острув-Мазовецк шәһәреннән 5 км да төзелгән «Шталаг-324» лагеренда тоталар, аннан Замостье шәһәрендәге лагерьга күчерәләр.
1942 елның мартыннан Хаммелбургтагы «офлаг XIII-D» лагеренда тоталар. Генерал Власовның РОА штабы урнашкан Бреслау шәһәрендә берничә атна тоткач, Берлин төрмәсенә кайтаралар. 1943 елның май уртасында Нюрнбергта гестапо төрмәсендә утыра. Хәрби әсирдән сәяси тоткын төркеменә күчерелеп, Флоссенбюрг лагерена озатыла. Анда 6 ай хастаханәдә ята. 1944 елның гыйнварында Майданекка, апрелендә Освенцимга, октябрь азагында Заксенхаузен лагерена, 1945 елның февралендә Маутхаузенга күчерелә. ҮлемеМаутхаузен үлем лагерендә 122 677 тоткын (шуларның 32 180е совет хәрби әсирләре) үтерелә. Хәтер
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
кызлары Елена (Семенова) (1919—2006), Татьяна (1926—2003), улы Алексей (1929—1988) Кызыклы фактВКП (б) Самар губерна комитеты сәркатибе В.В. Куйбышев Карбышевка: «Дмитрий Михайлович, мин шуңа игътибар иттем, сез җир эшләре белән аеруча кызыксынасыз икән. Окопларга булган җылы мөнәсәбәтне ничек аңлатырсыз?» Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia