Евгений Вагнер
Евгений Вагнер, Евгений Антон улы Вагнер (рус. Евге́ний Анто́нович Ва́гнер, 1918 елның 22 сентябре, Украина державасы, Херсон губернасы, Тирасполь өязе, Понятовка – 1998 елның 14 сентябре, РФ, Пермь крае, Пермь) – совет һәм россияле хирург, Пермь дәүләт медицина университеты ректоры (1970 елдан), Киров дәүләт медицина академиясенә нигез салучыларның берсе, медицина фәннәре докторы, профессор, СССР Медицина фәннәре академиясе академигы (1986), РСФСР атказанган табибы (1965), РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1973). Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (1997). Торакаль хирургия өлкәсендә фәнни эш белән шөгыльләнә, күкрәкнең имгәнүе турында өйрәнүләргә нигез салучыларның берсе. Аның җитәкчелегендә бик күп фәнни эшләр әзерләнгән, танылган хирурглар, аерым алганда, академик Г. А. Илизаров диссертация яклаган. Тәрҗемәи хәле![]() 1918 елның 22 сентябре Украина державасы Херсон губернасы Тирасполь өязе (хәзерге Одесса өлкәсенең Раздельная районы) Понятовка авылында этник алманнар гаиләсендә туган. 1935 елда Одесса шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый һәм Одесса медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. 1940 елда Одесса дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый һәм аспирантурада калдырыла. Уку елларында үзенең беренче фәнни эшләрен факультет хирургиясе кафедрасы ассистенты С. А. Баккал җитәкчелегендә башкара [1], соңрак А. А. Росновский җитәкчелегендә эшли. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлану белән эвакуация госпиталенең хирургия бүлеге башлыгы буларак хезмәт итүгә керешә. 1941 елның сентябрендә «ышанычсыз» милләттән булган совет гражданнарыннан хезмәт армиясе оештырыла. Барлык этник алманнарны гамәлдәге армия составыннан чыгаралар. Е. А. Вагнер 1941-1945 елларда Соликамск районы Половодово авыл советы (2019 елдан Соликамск шәһәр округына кергән) Чёрное бистәсендә кара эшче хезмәтендә була[2] [3]. 1946 елдан – Березники шәһәр хастаханәсендә хирург, хирургия бүлеге мөдире. 1954 елның җәендә Яйва станциясендә профессорлар С. Ю. Минкин, А. Л. Фенелонов һәм Н. М. Степанов Евгений Антоновичтан яшерен рәвештә хирургия буенча кандидатлык имтиханын кабул итәләр, чөнки аңа, махсус күченүче буларак, Пермьгә бару комендатура тарафыннан рөхсәт ителми. 1956 елда «Хирургическая тактика при проникающих ранениях груди в условиях мирного времени» дигән темага кандидатлык, 1966 елда «Материалы к изучению закрытых травм груди мирного времени» дигән темага докторлык диссертацияләрен яклый. 1961 елдан Пермь дәүләт медицина университетында: госпиталь хирургиясе кафедрасы доценты, 1965 елдан – факультет хирургиясе кафедрасы мөдире һәм бер үк вакытта фәнни эш буенча проректор, 1967 елдан – профессор, 1970 елдан – ректор, госпиталь хирургиясе кафедрасы мөдире. 1980 елдан – СССР Медицина фәннәре академиясе мөхбир әгъзасы, 1986 елдан – хакыйкый әгъзасы (академигы). Бөтенроссия хирурглар җәмгыяте идарә әгъзасы, аннары рәисе урынбасары, Халыкара хирурглар ассоциациясенең, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Гыйльми шурасы һәм ректорлар советы әгъзасы, медицина журналларының редакция советлары әгъзасы. 1998 елның 14 сентябрендә вафат, Пермь шәһәренең Төньяк зиратында җирләнгән (27нче сектор). Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеХатыны – патологоанатом Александра Семёновна Кивилёва[4]. Улы Александр, кызы Татьяна – табиб-радиолог, медицина фәннәре кандидаты[5]; кияве — микробиолог Владимир Коробов[6]. Хәтер
Төп хезмәтләреЯкынча 360 фәнни публикация авторы, шул исәптән 19 монография авторы
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia