Ингуш теле
Ингуш теле (үзатамасы ГӀалгӀай мотт, гъалгъай мотт) — ингушларның теле. Ингушетиянең дәүләт телләренең берсе. Шулай ук Грозный, Владикавказ шәһәрләрендә, Төньяк Осетиянең Пригородный районы авылларында таралган. РФ буенча ингуш телендә сөйләшүчеләр саны — 405,5 мең (2002, халык исәбен алу), ↓ 305 860 (2010, халык исәбен алу). Ингуш теле вайнах (нах-дагстан) телләренә карый. Чечен теленә якын. Диалектларга бүленми. Әлифба
Сузык авазлар өлкәсеСузык авазлар өлкәсе (вокализм) иренләшкән һәм иренләшмәгән, йомшак һәм каты алгы һәм урта рәт сузыклардан тора. Югары күтәрелешле һәм түбән күтәрелешле дифтонглар киң таралган. Ингуш телендәге сузык авазларга ябык иҗекләрдәге сузык авазның /и/ фонемасын йотуы аркасында килеп чыгучы борынлаштыру (назализация) күренеше хас. Тартык авазларТартык авазлар өлкәсе (консонантизм) бугазда тавыш ярыларының кысылуы (йомылуы) нәтиҗәсендә барлыкка килгән бугаз тартыкларының күп булуы белән аерылып тора. Саңгырау өрелмәле тартыклар сүз азагында яңгырауга әйләнә. Ингуш телендә башка вайнах телләрендә булмаган /ф/ фонемасы бар. Ингуш телендә сүз басымы динамик, 1-енче иҗеккә төшә. Грамматик төзелешеГрамматик төзелеше буенча ингуш теле агглютинатив-фрекатив телләргә керә. Сүз ясалуның төп ысуллары — префикс ярдәмендә, суффикс ярдәмендә, кушма сүзләр ясалу, редупликация һәм конверсия. Ялгызлык исемнәрнең 3 классы, күплек сандагы исемнәрнең 3 классы бар[5]. ЛексикаИнгуш телендә осетин, кабарда-чиркәс, рус, гарәп, гөрҗи, төрки телләрдән алынган алынмалар бар. ЯзуИнгуш телендә беренче әлифба гарәп графикасы нигезендә 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң барлыкка килгән. 1921 елда Заурбек Мальсагов (ru) Тау республикасы халык мәгарифе халык комиссариаты раслаган, латиницага нигезләнгән ингуш әлифбасын төзи. 1938 елдан кириллица нигезендәге әлифбага алыштырылган. 1923–1928 елларда берничә кат үзгәртелгән мөстәкыйль ингуш әлифбасы кулланылса, 1928–1938 елларда уртак чечен-ингуш әлифбасы кулланыла. Чыганаклар
Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia