Кайбыч аучылык тыюлыгы
«Кайбыч дәүләт аучылык тыюлыгы» (рус. Кайбицкий государственный охотничий заказник) — Татарстан Республикасының Кайбыч районында урнашкан аучылык җирләре тыюлыгы. Кайбыч аучылык тыюлыгы Татарстанның сакланыла торган табигый территорияләре исәбенә керә. ЭтимологиясеТопоним «Кайбыч» ойконимы (Кайбицы) һәм «тыюлык» оронимы терминыннан килеп чыккан.[1] Тарихы«Кайбыч аучылык тыюлыгы» 1963 елда оеша.[1] ГеографияАучылык тыюлыгы Кайбыч районының төньяк-көнбатыш өлешендә, Турминский — Иске Чәчкаб юлларыннан төньяктарак, Иске Чәчкаб — Салтыйган — Багай юлларыннан көнчыгыштарак, Гөбенә белә Бәрле елгалары арасында урнашкан.[1] Мәйданы 20 200 гектар[2] җирне алып тора. Шул исәптән, урманнар якынча 3 400 гектар территория били.[1] Тыюлык территориясендә поши, кабан, кыр кәҗәсе, ак куян, үр куяны, төлке, сусар, соры көртлек, көртлек саклана.[1] МаксатыТатарстан Республикасының Идел аръягы экология-географик зонасы аучылык объектларына кертелгән хайваннар дөньясы объектларының популяцияләрен торгызу һәм саклау өлешендә табигатьне саклау аеруча зур әһәмияткә ия. Максат булып барлык хайваннар дөньясы объектларына караган объектларны, аларның яшәү тирәлеген саклау, шулай ук уңайлы шартлар тудыру өчен яңадан торгызу юлы белән кирәкле биотехник чаралар уздыру тора. «Кайбыч» дәүләт табигый аучылык тыюлыгы тыюлык чикләрендә, табигый берләшмәләрнең бөтенлеген саклау, Татарстан Республикасының барлык аучылык хайваннарының популяцияләрен саклау һәм торгызу өчен уңай шартлар булдыручы функциясен башкара.[3] ИскәрмәләрӘдәбият
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia