Мөрәле мәчете (Кайбыч районы)

Мөрәле мәчете
Дәүләт  Россия
Мәчет
Мөрәле мәчете
Ил Россия
Авыл ТР, Кайбыч районы, Мөрәле авылы
Дин ислам
Бина төре мәчет

Мөрәле мәчетеТатарстанның Кайбыч районы Мөрәле авылында урнашкан мәчет.

1870 елда Мөрәледә агачтан ике катлы беренче мәчет төзелә. Бадамшин – беренче мулла була. Бу мәчет төзелгәнчегә кадәр җомга намазларын шәхси хуҗалыкларда укыйлар иде. 1936 елда мәчетнең биек манарасын кисеп аударалар. Бу эшкә авыл кешеләре алынмагач, Багай авылыннан ике урысны яллыйлар.

1933 елда, җидееллык мәктәп янганнан соң, бу мәчет бинасы 1950 елга кадәр мәктәп ролен үти. Әхмәтсафа мулла йортын авыл клубына әйләндерәләр.

1992 елның июнендә элекке мәчетнең үз урыны янында яңа мәчет төзелеше башланды.

1994 елның ноябрендә яңа Мөрәле мәчетендә беренче намаз укылды.

Моны да карагыз

Чыганаклар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya