Коморлар
Комор Утраулары (рәсми рәвештә: Комор Берлеге) - ул Һинд океанында, Мозамбик Бугазының төньяк очында, Мадагаскарның төньягы һәм төньяк-көнчыгыш Мозамбик арасында Африканың көнчыгыш яры янында урнашкан дәүләт. Гарәп дәүләтләре рәтенә кертелергә мөмкин. Комор Утрауларының мәйданы 1862 км² (яки 863 квадрат миль). Дәүләтнең исеме гарәп телендәге "камәр" яки "ай" сүзеннән алынган. Комор Берлегенең рәсми телләре өчәү: комор теле, гарәп теле һәм француз теле. Ил башкаласы Морони ![]() ![]() Дин
![]() Дин тоту иреге Комор утраулары Конституциясендә беркетелгән булса да, чынбарлыкта кайбер чикләүләр бар. Ислам диненнән башка диннәрне пропагандалау тыела. Ислам диненнән тыш, теләсә кайсы дингә күчүгә дәгъвәтләү законсыз санала, һәм Ислам диненнән башка дингә күчүчеләр закон нигезендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин[41]. Ислам ― Комор утрауларында күпчелек дине (дәүләт дине). Ил халкының (850 мең кеше, 2019 елга) 98 % ы ― Ислам дине тарафдары[42], 2 % ы ― христианнар (католиклар, протестантлар) [43]. Коморлар мөселманнары ― Шәфигый мәзһәбе сөнниләре. Ислам динен гарәпләр һәм суахили халкы, шулай ук Һиндстаннан (күпчелеге Гуҗараттан) чыккан мөһаҗирләр тота. Комор утраулары ― Көньяк Африкада мөселман күпчелеге булган бердәнбер ил. Дәүләт һәм милләт гимны
Комор утраулары атамасын, җирле телдә "Komoriya" дип язылса һәм әйтелсә дә, татарча "Камәр утраулары" яки "Камәрия" дип атау да ялгыш булмас иде. Чөнки ул — гарәп алынмасы, "Ай" дигән мәгънәдәге сүздән килеп чыккан.
Хор башкаруында: Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia