Кызыл Армия (газета, 1918-1921)
«Кызыл Армия» — Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге тарафыннан башта Мәскәүдә (1918-1919 елларда), аннары Казанда (1919-1921 елларда) татар телендә нәшер ителгән газета, татар телендә чыккан беренче совет хәрби газетасы. Барысы 430 саны чыга. 1921 елның 15 мартында, Татарстан җөмһүрияте инкыйлаби хәрби шурасы каршындагы Көнчыгыш бүлек ябылгач, чыгудан туктый. Газетаның беренче мөхәррире — Һ.Н. Килдебәк (1881-1949). Мөхәррирләре — С.С. Атнагулов (1893-1937), Ш.Г. Әхмәдиев (1888-1930), Ф.З. Бурнашев (1898-1942). ТарихҮзәк мөселман хәрби коллегиясе1918 елның маенда, Кызыл гаскәр өчен татарлардан торган хәрби бүлгеләр оештыру һәм алар арасында сәяси-агарту эшләре алып баруны максат итеп, РСФСР хәрби эшләр буенча халык комиссариаты каршында аның милли оешмасы — Үзәк мөселман хәрби коллегиясе (ҮМХК) оештырыла. Рәисе — Мулланур Вахитов (1885-1918). 1919 елның апрелендә ҮМХК Мәскәүдән Казанга күчерелә. Коллегиядә Н.Г. Вахитов (1886-1940), К.Л. Якубов (1894-1919), А.К. Маликов (1897-1974), М.Г. Крыймов (1891-1945), Ш.Х. Усманов (1898-1937), Й.И. Ибраһимов (1895-1961), Б.Җ. Белоусов (1897-1920) эшли. ҮМХК катнашында Казанда 1нче аерым Идел буе татар укчы бригадасы, Татар запастагы батальоны (1920 елдан — полк) оештырыла, мөселман пехота командирлары курслары, Көнчыгыш кавалерия командирлары курслары, сәяси хезмәткәрләр әзерләүче агитаторлар курслары ачыла. ҮМХКнең нәшрият эше«Кызыл Армия» газетасы 1918 елның 20 апреленнән Мәскәүдә нәшер ителә, ҮМХК Казанга күчерелгәч, 1919 елның мартыннан Казанда чыга башлый. Газета кызылармиячеләр һәм гади халык арасында иң популяр басма, Ватандашлар сугышы чорында чыккан иң эре газета булып санала [2] . Атнага 5-6 саны 20-30 мең тираж белән чыгып килә. ҮМХК 60 тан артык исемдә, Идел буе, Урал, Себер, Урта Азия, Кавказ халыклары арасында таралучы, татар телендәге оригинал һәм тәрҗемә китап һәм брошюра нәшер итә. Рубрикалары
Искәрмәләр
Чыганаклар
Әдәбият
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia