Леон Небенцаль
Леон Небенцаль (алман. Leon Nebenzahl; 1910 елның 26 августы, РИ, Воронеж ― 1996 елның 6 гыйнвары, Берлин) ― тәрҗемәче, публицист һәм журналист. Җәлилнең Берлин чоры тормышын һәм иҗатын өйрәнүче[1]. Тәрҗемәи хәле1910 елның 26 августында Воронежда яһүди гаиләсендә туган[2]. Әтисе Краковта туган яһүди, әнисе рус булган. Әти-әнисе соң гына өйләнешкәннәр, чөнки әтисенә башта яһүди диненнән күчәргә туры килгән. Әтисе Россиядән йомырка экспортлаган, ике абыйсы Германиядә шуны саткан. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң гаилә Германиягә күченгән һәм 1921 елдан Берлинда яшәгән. Биредә Леон Небенцаль немец-рус реаль гимназиясендә[d] укыган. Хезмәт юлын копирайтер һәм рәссам-график сыйфатында башлаган. Гаилә 1930-еллар башында банкротлыкка чыккан, химияне өйрәнүне акча җитмәү сәбәпле туктатырга туры килгән. Туганы Генрих Небенцальның[d] (1870―1938) Nero-Film AG[d] продюсерлык компаниясенә караган Star-Film фильмнар прокаты буенча компаниядә реклама бүлегендә хезмәт иткән. Австрияле кинорежиссер Георг Вильгельм Пабстның[d] (1885–1967) Kameradschaft[d] фильмы (1931) өчен постер эшләгән. Германиядә фашистлар хакимияткә килгәч, 1933 елда һөнәргә тыю алган, 1944 елда хәрби-төзелеш оешмасы булган Тодт оешмасы[d] аша Тюрингиягә мәҗбүри эшкә җибәрелгән, 1945 елда аннан Берлинга качкан. 1945 елның маеннан Берлинда урнашкан Германиядәге Совет хәрби администрациясендә[d] (Sowjetische Militäradministration in Deutschland, SMAD) тәрҗемәче булып эшләгән, 1945 елның җәеннән Совет разведка идарәсе (Sowjetischen Nachrichtenbüros, SNB) хезмәткәре, матбугат конференцияләрендә телдән тәрҗемәче. 1946 елдан шулай ук SMA нәшриятында тәрҗемәче булып эшләгән, нәшрият өчен, аерым алганда, Төп хәрби җинаятьчеләр өстеннән Нюрнберг процессында Баш совет прокурорының гаепләү бәяләмәсен тәрҗемә иткән. 1958 елга кадәр Die Presse der Sowjetunion und der Volksdemokratien (Советлар Союзы һәм халык демократиясе илләре матбугаты) журналын мөхәррирләгән һәм 1981 елга кадәр «Проблемы мира и социализма» журналының немец варианты (алман. Probleme des Friedens und des Sozialismus) баш мөхәррире булган[3]. Моннан тыш, русчадан марксистик-ленинчыл әдәбиятны, совет мемуар әдәбиятын (Валентин Бережков[d], Иван Майский[d], Климент Ворошилов) тәрҗемә иткән. В. С. Гроссманның[d] «Степан Кольчугин» романын, Д. Д. Нагишкинның «Сердце Бонивура» повестен, Е. Я. Драбкинаның «Черные сухари» повестен русчадан немецчага тәрҗемә иткән. «ГДР ― СССР» дуслык җәмгыяте идарәсе әгъзасы, Германия Коммунистлар партиясе (KPD[d]), Германиянең бердәм социалистик партиясе (SED[d]), Демократик социализм партиясе (PDS[d]) әгъзасы булган. Муса ҖәлилМ. Җәлил белән бер камерада утырган Андре Тиммермансны һәм Шпандау төрмәсендә шагыйрьнең көрәштәшләре белән очрашкан Рениеро Ланфрединины, Гайнан Кормашев төркеменең җәзалап үтерелүенә кагылышлы документларны эзләп тапкан. Германия Демократик Республикасы Фәннәр Академиясендә «Муса Җәлил – шагыйрь һәм көрәшче» дигән доклад белән чыгыш ясаган[1]. «Mussa Dshalils «Moabit Hefte» – Zeugnis der Menschlichkeit irmitten von Barbarei» (Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» – варварлыкны фаш итүче кешелек документы», 1975) мәкаләсе һәм М. Җәлилгә багышланган башка бик күп басмалар авторы[1]. Небенцаль немец төрмә архивларында киң эзләнүләр үткәрә, төрле рәсми учреждениеләргә күпсанлы запрослар ясый, мең карточка һәм документларны карый. 1965 елның җәендә Татарстан АССР Язучылар берлеге чакыруы буенча Небенцаль Казанга килә. Ул татар язучыларына кыйммәтле документлар: Андре Тиммерманс хатлары, Берлин төрмәләренә сорау күчермәләре һәм аларга җаваплар, җәзалау турындагы карточкаларның фотокопияләре, Георгий Юрытко, Рениеро Ланфредини хатлары һәм адреслары һәм башка документлар бүләк итә[4]. Үз әсәрләре
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia