Юрий Корольков
Юрий Корольков, Юрий (Георгий) Михаил улы Корольков (рус. Юрий (Георгий) Михайлович Королько́в; 1906 елның 6 мае, РИ, Тамбов губернасы, Сасово ― 1981 елның 21 октябре, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― СССР язучысы һәм журналисты, хәрби корреспондент. 1942 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Тәрҗемәи хәле1906 елның 6 маенда Тамбов губернасы (хәзерге Рязань губернасы) Сасово авылында (1926 елдан шәһәр[1]) агроном гаиләсендә туган. 2нче баскыч Сасово мәктәбендә укыган. Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтын (университет[d]) тәмамлаган. Әдәби эшчәнлеген 1927 елда «Комсомольская правда» редакциясендә башлаган. Хезмәтләре 1928 елдан басыла. Берничә үзәк газетаның («Правда», «Комсомольская правда», «Красная звезда») чит илләрдәге корреспонденты булып эшләгән. Тарихи-документаль романнар һәм повестьлар авторы. 1928 елда ВКП(б) сафларына кергән. 1929 елда «Комсомольская правда» газетасы хәбәрчесе сыйфатында «Литке»[d] бозваткычында дөнья тирәли сәяхәт ясаган һәм үзенең «В тропики на ледорезе» дигән беренче китабын чыгарган. Бөек Ватан сугышы елларында армия фронт газеталарында («На разгром врага», 1нче удар Армия; һәм башкалар) хезмәттәшлек иткән. Подполковник. 1942 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Сугыштан соң ― «Красная звезда»[d], «Правда» газеталарында, «Крокодил»[d] журналында эшләгән. Фронтта күргәннәре һәм кичергәннәре аның, нигездә, өлкән укучыга адресланган күп кенә документаль-сәнгать әсәрләренә темалар биргән. Төп танылуны күренекле роман-хроника, 2 томлы «Сугыш серләре» дилогиясе (рус. Тайны войны, 1946―1958 еллар) авторы буларак ала, китапның өченче басмасы 1963 елда Киев дәүләт матур әдәбият нәшриятында дөнья күргән. Басма архив материаллары, шул исәптән Нюрнберг трибуналы документлары, нигезендә Икенче бөтендөнья сугышының яшерен пружиналары һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында совет патриотларының, чит илләрдә антифашистларның Германия нацизмына һәм халыкара фашизмга каршы көрәше, гитлерчылар тарафыннан оккупацияләнгән Европа илләрендә милли-азатлык подпольесының көрәше, бер-берсенә каршы көрәшүче дипломатик миссияләр һәм хәрби разведкалар эшчәнлеге турында сөйләүче «Тайны войны» роман-хроникасын һәм «Так было» (1961) романын берләштерә. Муса Җәлил1953 елдан соң, Гази Кашшаф белән бер үк вакытта, рус язучысы Юрий Корольков та Муса Җәлил һәм аның әсирлектә язган шигырьләре язмышы турында эзләнүләр алып бара. Әлеге эзләнүләр турында ул «Тормыш – җыр» (рус. Жизнь – песня, 1959) һәм «Кырык үлем аша» (рус. Через сорок смертей, 1960) китапларында сөйли. Соңгысы укучылар арасында киң популярлык казана һәм берничә тапкыр яңадан бастырыла[2]. 1981 елның 21 октябрендә Мәскәүдә вафат. Көле салынган урна Мәскәү шәһәренең Ваганьков зиратындагы ябык колумбарийда җирләнгән. Әсәрләре исемлеге
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia