Муса Җәлил һәйкәле (Санкт-Петербург)
Муса Җәлилгә һәйкәл Санкт-Петербург шәһәрендә Василеостров районында урнашкан. Тарих![]() 2011 елның 19 маенда Санкт-Петербург шәһәренең Васильевский утравы районында, Гаванская урамы белән Урта проспект кисешкән чаттагы скверда ачылган. Муса Җәлил Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград фронтында һәм Волхов фронтында (1941-1942) өлкән сәяси җитәкче хәрби дәрәҗәсендә көрәшкән, «Отвага» фронт газетасында хәрби хәбәрче булып торган. Волхов фронтында Любань операциясе вакытында (1942, июнь) алман фашистларына әсир төшкән. Һәйкәл янында елга ике тапкыр — Муса Җәлилнең туган (15 февраль) һәм җәзалап үтерелгән (20 август) көннәрендә искә алу митинглары һәм чәчәк салу мәрасимнәре үтә. АчылуАчылу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Санкт-Петербург вице-губернаторы Алла Манилова, Җәлилнең оныгы Лилиан Наврозашвили, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов катнаша. ТасвирламаҺәйкәл гранит аслыкка утыртылган Муса Җәлилнең бронза бюстыннан гыйбарәт.
Аслыкның як-ягына русча һәм татарча язылган:
Моны да карагызИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia