Муса Җәлил бюсты (Малай, Волгоград өлкәсе)
Муса Җәлил бюсты (рус. Бюст Мусы Джалиля в Маляевке Волгоградской области) ― Волгоград өлкәсе Ленинск районы Малай авылында 2021 елның 20 октябрендә ачылган истәлек һәйкәле. Ул күренекле татар шагыйре, хәрби журналист, өлкән политрук, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (1906―1944) истәлеген мәңгеләштерү максатында куелган. УрыныМалай (рус. Маляевка) авылы ― Волгоград өлкәсендә иң зур татар җирлекләренең берсе. Биредә шагыйрь исеме белән урам аталган, мәктәп музее экспозициясенең бер өлеше герой-шагыйрьгә багышланган[1]. Мәктәпнең балалар иҗтимагый оешмасы шагыйрь исемен йөртә (мәктәп директоры Динар Башаев) [2]. Бюст Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Малай төп гомуми белем бирү мәктәбе[3] территориясендә ачылган. Тарих![]() 2019 елдан бюстны булдыру һәм урнаштыру инициаторы директор Ария Хәбиб кызы Байкина җитәкчелегендәге Малай төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы булган[4]. Ике ел әзерләнгәннәр, иганәчеләр эзләгәннәр. Акчаны бөтен авыл белән җыйганнар. 2021 елның 20 октябрендә «Россия даны аллеясы» (рус. Аллея российской славы) проекты һәм Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук җирле татарлар ярдәме белән патриот-шагыйрь Муса Җәлил бюсты ачылган[5]. Муса Җәлил бюстын куюга багышланган тантаналы чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, «Волгоград генераллары» төбәк оешмасы рәисе, генерал-лейтенант Сергей Кокорин[6], Көньяк хәрби округы инспекторлары төркеме инспекторы, запастагы генерал-майор Александр Кулик, шулай ук җәзаны үтәтү федераль хезмәтенең Волгоград өлкәсе буенча идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Алексей Макаренко катнашкан [7]. Чарада катнашучыларны Ленинск муниципаль районы башлыгы урынбасары Т. Ю. Чуланова, Ленинск район Думасы депутаты Дмитрий Шунин, Ленинск янгын часте башлыгы, эчке хезмәт капитаны Р. Ю. Наурзалиев, Малай авылы җирлеге башлыгы А. М. Әбүзәров, район ветераннар советы вәкилләре сәламләгән. Казан дәүләт консерваториясе опера студиясе солисты И. Р. Мөхетдинов башкаруында Муса Җәлил шигырьләренә татар телендә романс яңгыраган. Тантаналы чарада мактаулы каравыл ротасы хәрбиләре һәм хәрби оркестр составындагы 22220нче хәрби часть вәкилләре катнашкан [8]. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia