М. К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты
Төньяк-Көнчыгыш дәүләт университеты белән бутамагыз ![]() М. К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты, М. К. Аммосов исемендәге ТКФУ (рус. Северо-Восто́чный федера́льный университе́т имени М. К. Аммосова, СВФУ имени М. К. Аммосова, якут. М. К. Аммуоhап аатынан Хотугулуу-Илиҥҥи федеральнай университет)) — Саха-Якутия республикасы башкаласы Якутск шәһәрендә урнашкан югары уку йорты, Россиядәге 10 федераль университетның берсе. Анадырь, Мирный, Нерюнгрида филиаллары бар. 1934 елда педагогика институты буларак нигезләнгән. 1990 елда совет фирка эшлеклесе Максим Кир улы Аммосов исеме бирелгән. Тарих1934 елда Якутскида дәүләт педагогика институты (ЯДПИ) ачыла. 22 ел эчендә институт 2 535 укытучы әзерләгән. Институтның укытучылар составы: институтның беренче директоры И. П. Жегусов, уку һәм фәнни процессның җитәкчеләре һәм оештыручылары: И. А. Мельников, С. Ф. Попов, җәмгыять белеме укытучылары П. М. Корнилов, И. К. Федоров, В. А. Цветков, математиклар И. И. Шәрәпов, С. В. Родионов, физиклар Ю. Г. Шафер, А. С. Ковалевский, М. А. Алексеев, филологлар В. В. Яковлев, Н. С. Григорьев, К. Ф. Пасютин һәм башкалар. Якут дәүләт университетыЯкут дәүләт университеты (ЯДУ) СССР Министрлар Советының 1956 елның 23 августындагы карары белән оештырыла. 1990 елдан университет М. К. Аммосов исемен йөртә. Саха (Якутия) Республикасы Президенты М. Е. Николаевның 1993 елның 6 февралендәге Указы нигезендә, ЯДУга республиканың белгечләрне гуманитар, социаль-икътисадый, педагогик һәм табигый-фәнни юнәлешләрдә әзерләүне оештыручы һәм сыйфаты өчен җаваплы баш югары уку йорты статусы бирелә. 1991 елда мәгълүмати исәпләү үзәге базасында яңа мәгълүмати технологияләр үзәге оештырыла. 1999 елда Интернет-технологияләр үзәге төзүгә грант бирелә. 1996 елдан Якут дәүләт университеты яшьләр һәм мәктәп укучылары өчен «Киләчәккә адым» фәнни-социаль программасының кураторы булып тора. Университетта «Киләчәккә адым» иҗтимагый академиясе оештырылган. Университетларның рейтинг классификациясендә 2005 елда 92 вуздан 30нчы урынны ала. Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты2009 елның 21 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев «Төньяк-Көнбатыш, Идел буе, Урал һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында федераль университетлар төзү турында» Указга кул куя. 2009 елның 17 ноябрендә ЯДУ Гыйльми шурасы «Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты төзү турында» карар кабул итә. 2010 елның 9 апрелендә Новосибирскида узган югары һөнәри белем бирүне модернизацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Якутия вице-президенты Евгения Михайлованы Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты ректоры итеп билгеләп кую турында хәбәр итә. 2010 елның 22 апрелендә Мәскәүдә «ІТ-Лидер» VIII Еллык милли премиясендә беренче тапкыр 2010 елда тәкъдим ителгән «Мәгариф учреждениеләре» номинациясендә М. К. Аммосов исемендәге Якут дәүләт университеты лауреат була. 2010 елның 26 апрелендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «М. К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары һөнәри белем бирү учреждениесе турында» 435нче санлы боерыгы чыгарыла. 2012 елның 30 июнендә Санкт-Петербургта «Россия Федерациясендә югары белем һәм фәнне үстерү проблемалары һәм перспективалары» VI Бөтенроссия конференциясе үткәрелә, шулай ук «Россиянең иң яхшы 100 югары уку йорты һәм фәнни-тикшеренү институты» конкурсына йомгак ясала. Конференция эшендә һәм бәйгенең финал өлешендә илнең 50 регионыннан 140 тан артык кеше катнаша. М. К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты (ректоры — педагогика фәннәре докторы Е. И. Михайлова) «Иң яхшы социаль юнәлешле югары уку йорты» номинациясендә җиңүче дип табыла. 2019 елның 26 июнендә РФ Хөкүмәте карары белән А. Н. Николаев биш ел срокка Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты ректоры итеп билгеләнә[9]. Структура![]() Университет составына 5 фәнни-тикшеренү институты, 12 институт, 5 факультет, 3 филиал — Мирный шәһәрендәге политехника институты, Нерюнгри шәһәрендәге техник институт һәм Анадырь шәһәрендәге Чукотка филиалы, шулай ук 2 көллият һәм 1 лицей керә.
Халыкара хезмәттәшлекТКФУ Корея Республикасы, Япония, КХР, АКШ, Канада, Финляндия, Швеция, Норвегия, Исландия, Бөекбритания, Алмания, Франция, Польша, Швейцария, БДБ илләре һ. б. университетлар белән хезмәттәшлек итә[10]. Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia