Ринат Шакиров (1962)
Ринат Шакиров, Ринат Сәгыйть улы Шакиров (Ринат Сагидович Шакиров; 1962 елның 5 июле, СССР, Казакъстан ССР, Караганды) ― солист-инструменталист (пианист), 2005―2017 елларда Санкт-Петербург дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының фортепиано кафедрасы доценты, 2017 елдан Петербург музыка эшлеклеләре берлеге рәисе. Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган (2006), Татарстан Республикасының халык (2010) артисты. Репертуарында Европа һәм рус композиторлары әсәрләре, Татарстан композиторлары музыкасы бар[1]. Тәрҗемәи хәле1962 елның 5 июлендә Караганды шәһәрендә татар гаиләсендә туган[2]. Әнисе ― табиб, әтисе ― энергетика фирмасы җитәкчесе. Бер бабасы ― полковник, икенчесе ― авиация генерал-лейтенанты, СССР Саклану министрлыгы Генштабы башлыгы урынбасары[3]. Гаиләдә күпкырлы белем ала. Берничә тел ― немец, инглиз, татар һәм казакъ телләрен өйрәнә. Спортның төрле төрләре белән шөгыльләнә ― шахмат, хоккей, җиңел атлетика ― бу спорт төрләре буенча 1нче разряд ала. Тугыз яшеннән шәхси музыка дәресләре алган[4]. 1979 елда физика-математика мәктәбен бик яхшыга тәмамлаган, башта Мәскәү дәүләт университетына математика бүлегенә, аннары М. И. Калинин исемендәге Ленинград политехника институтының атом-төш физикасы кафедрасына укырга кергән. Музыка белән мөстәкыйль шөгыльләнгән. 1981 елда Ринат Шакиров музыкант булырга карар кылган. Казакъстанның Тимертау шәһәре музыка училищесына укырга кергән, фортепиано буенча танылган педагог Альфред Риппе классында белем алган (хәзер остазы Алманиянең Марбург шәһәрендә эшли). Уку вакытында берничә тапкыр пианистларның региональ конкурсларында (Алма-Ата, Фрунзе) җиңгән. 1985 елдан 1992 елга кадәр Санкт-Петербург консерваториясендә[d] С. Г. Иголинскийда һәм Мәскәү консерваториясендә Л. В. Власенкода укуын дәвам иткән. 1994 елда П. И. Чайковский исемендәге X Халыкара конкурста катнашкан (Мәскәү; I, II турлар)[5]. ИҗатыКонсерваторияне тәмамлагач, концерт эшчәнлеге алып барган һәм укытучы булып эшләгән. Аның классиклар И. C. Бах, Ф. Шуберт, C. В. Рахманинов, П. И. Чайковский, Ф. Шопен, К. Дебюсси, М. Равель[d], Д. Гершвинга[d] нигезләнгән концерт программалары тамашачыларда киң танылу алган һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан хупланган. Ринат Шакиров репертуарында хәзерге заман композиторлары О. Мессиан[d], И. Ф. Стравинский, П. Хиндемит[d], Д. Лигети[d], Э. Сати[d], Б. Барток[d], А. Копленд[d] музыкасы, шулай ук Татарстан композиторлары З. Яруллин, Р. М. Яхин, Р. Ш. Кәлимуллин, А. З. Монасыйпов, Р. Ә. Ениикеев һ. б. музыкасы зур урын алып тора. Мәскәүдә 2005 һәм 2011 елларда «Композитор» нәшриятында нәшер ителгән, Ф. Яруллинның «Шүрәле» балеты буенча язылган фортепиано сюитасы авторы[6]. Россия, Татарстан, Казакъстан студияләрендә фортепиано классикасының тугыз дискын һәм пластинкасын яздырган. 1990 елдан башлап, Россия, Италия, Финляндия, Франция, Германия, Швеция, Бельгия, Швейцариядә 600дән артык сольный концерт белән чыгыш ясаган. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Воронеж, Орёл, Астана, Алматы, Милан, Париж, Стокгольм, Хельсинки, Цюрих, Базель, Кассель, Штутгарт, Брюссель һ.б. шәһәрләрнең залларында чыгыш ясаган. Ринат Шакиров күп кенә оркестрлар һәм дирижерлар Фуат Мансуров, Равил Мартынов[d], Александр Канторов[d], Михаил Синкевич, Дмитрий Хохлов, Андрей Аниханов, Фабио Мастранжело, Сергей Стадлер, Александр Сладковский, Игорь Манашеров һәм Рөстәм Абязов белән хезмәттәшлек итә. Шакиров «Geteborg Art Sound», «Европа-Азия», «Петербургская музыкальная весна», «Другое пространство», «Японская весна в Петербурге», «Панорама музыки России», «Московская осень», «Имена Петербурга» һәм башка бик күп халыкара музыкаль фестивальләрдә катнашкан. Төрле халыкара пианистлар конкурсларында жюри әгъзасы булып тора. Россиядә төрле халыкара музыкаль конкурслар һәм фестивальләр оештыручы һәм оештыруда катнашучы, 20 дән артык фортепиано конкурслары жюрисында даими эшли; музыкаль фестивальләргә нигез салучы һәм сәнгать җитәкчесе. Җәмәгать эшеБәйрәм чараларын үткәрү буенча оештыру комитетларында эшләгән:
Проектлар авторы һәм музыкаль фестивальләрнең сәнгать җитәкчесе:
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Фикер
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia