Шүрәле (балет)
Шүрәле — сәхнә тарихында беренче татар балеты[1], Г. Тукай әкиятләре нигезендә Фәрит Яруллин, Әхмәт Фәйзи һәм Л. В. Якобсон тарафыннан иҗат ителгән. Бүгенге көнгә кадәр Петербург Мария театрында һәм Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында даими куелып тора. ТарихАлшартлар1938 елда Татар академия дәүләт опера һәм балет театрын ачу турында карар чыга[2]. 1939 елда театр Нәҗип Җиһановның "Качкын" операсы белән Казан Зур драма театры кысаларында ачыла[2]. Театр төркеме Мәскәүдә Татар опера студиясен тәмамлаган музыкантлардан һәм артистлардан оеша, шулар арасында театрның баш балетмейстеры Гай Таһиров, Фәрит Яруллин һ.б. 1939 елда Фәрит Яруллин, үзенең остазы Мәскәү консерваториясенең профессоры Генрих Литинскийда ышанычлы таяныч табып, балет иҗатын башлап җибәрә. Генрих Литинский Татар опера һәм балет театрының баш балетмейстеры Гай Таһиров һәм шагыйрь Әхмәт Фәйзи белән элемтәгә керә һәм Фәрит Яруллин белән бергә беренче татар балетын язырга киңәш итә[3]. Гай Таһировның үз "Шүрәле" либреттосы әзер булса да, ул Генрих Литинский тәкъдимен хуплый[3]. Балет иҗат итү1939 елда Фәрит Яруллин белән Әхмәт Фәйзи, Габдулла Тукайның «Кышкы кич», «Көтмәгәндә», «Буран», «Суык», «Су анасы», «Бала белән күбәләк» һ.б. әкиятләргә нигезләнеп, иҗат эшен башлап җибәрәләр[4]. 1940 елның 26 апрелендә Мәскәүдә Татар декадасын үткәрү турында СБКФ ҮК карары чыга, һәм Казанга Мәскәү һәм Ленинградтан зур сәнгать эшлеклеләре чакырыла. Бу төркемдә Ленинградтан Л.В.Якобсон һәм Генрих Литинский була[3]. Балетны декадага әзерли башлыйлар. Фәрит Яруллин һәм Әхмәт Фәйзинең балеты өч пәрдәдән торырга тиеш була. Балетның беренче һәм икенче пәрдәләре Л.В. Якобсон тарафыннан куелырга тиеш була, ә икенче пәрдә, халык иҗатына якын булу сәбәпле, Гай Таһиров тарафыннан[3]. Тәҗрибәле балетмейстер Л.В.Якобсон балетның кайбер якларын үзгәртергә киңәш итә. Л.В.Якобсон тарафыннан, татар халкы өчен ят булган, балетның баш каһарманы Былтырның урманны яндыру күренеше кертелә[5][6]. Балетмейстер, Әхмәт Фәйзи белән берлектә яңа үзгәртүләр керткәч, балетның икенче либреттисты булып үзе дә билгеләнә башлый[3]. Декадага ашыгыч әзерләнү башлана, һәм бу сәбәптән Фәрит Яруллин инструментламә эшен, Генрих Литинский теләге буенча, Гнесиннар укуханәсенең тәҗрибәле укытучысы Ф.В.Витачекка тапшырырга мәҗбүр була[7].
РепетицияләрДекадага әзерләнү эшен күзәтүче куратор итеп Генрих Литинский куела[3]. Татар опера һәм балет театрында артистлар җитмәү сәбәпле, Казанга Мәскәү "Бию утравы" (рус. "Остров танца") хореография театры төркеме һәм Ленинград, Мәскәү шәһәрләренең мәшһүр балет артистлары чакырыла[3]. Татар опера һәм балет театры төркеме 25 кешедән 90 кешегә кадәр үсә[3]. 1941 елның 7 июлендә балетның генераль репетициясе уза. Ильяс Әүхәдиев оркестрны җитәкли, Е. М. Мандельберг сәхнә декорацияләрен әзерли, баш балетмейстер булып Л. В. Якобсон куела. Сөембикә партиясе К. В. Рыхлова өчен исәпләнә, әмма Н. Балтачеева тарафыннан башкарыла, Былтыр партиясе Н. Д. Суворов өчен исәпләнә, ләкин Г. Кумысников тарафыннан башкарыла, Шүрәле - Б. Ш. Әхтәмов.[5][8] Беренче куелыш![]() Сугыш башлану белән, Гай Таһиров урман кисү эшенә җибәрелә, ныгытмалар төзи, Фәрит Яруллин фронтка озатыла[3]. Генрих Литинский, күп көч сарыф итсә дә, үзенең шәкертен сугыш кырыннан тыл хезмәтенә күчерә алмый[3]. Гай Таһиров төрле хезмәтләргә җибәрелгән чакта, хәрби госпитальләрдән артистлар туплый, төрле өлкәләрдә халык бию-йолаларын, милли киемнәрен өйрәнә[3]. 1944 елда, сугыш кырында Фәрит Яруллин җан бирүеннән бер ел узгач, Гай Таһиров балет куюны тергезергә мөмкинлек таба. Беренче, икенче пәрдәләрне кую өчен Мәскәүнең Зур театрыннан Леонид Жуков чакырыла[3]. Төп үзгәрешләр икенче пәрдәдәге дүрт күренешне урыннары белән алмаштыруда тора. Икенче пәрдәнең дүрт күренешен 1-2-3-4 урынына 1-4-2-3 тәртибендә урнаштыралар һәм 4-2-3 күренешләрне бергәләштерәләр. Нәтиҗәдә, икенче пәрдәдә Фәрит Яруллин язган 4 күренеш урынына ике күренеш кенә кала: беренче күренеш һәм берләштерелгән 4-2-3 күренешләр[9]. Яңа төркем көчләре белән 1945 елның 12 мартында Татар опера һәм балет театрында балетның беренче куелыша урын ала[5]. Балет зур уңыш казана һәм Л.В.Якобсон яңа куелыш булдырырга ниятли[8]. Сугыш кырында һәлак булган Фәрит Яруллин 1958 елда беренчәләрдән Тукай премиясе белән бүләкләнә (вафатыннан соң)[1]. Киров театры куелышы![]() 1950 елның 28 маенда Леонид Якобсон үз төзәтмәләрен кертә, милли балеттан героик балет булдыра һәм Ленинград С.М.Киров исемендәге театрда сәхнәләштерә[8]. Леонид Якобсон балетның исемен "Гали батыр" (рус. Али-батыр) дип үзгәргә һәм рус классик балетына якынайта. Мәскәү композиторлары В. А. Власов и В. Г. Фере Леонид Якобсонның клавиры буенча балетны яңача оркестрга салалар[3]. Бу куелыш иң югары дәрәҗәдәге дан яулый. Бу куелыш өчен Леонид Якобсон һәм төп рольләрне башкарган артистлар 1951 елда икенче дәрәҗәдәге Сталин премиясе белән бүләкләнә[10]. Алдагы куелышлар1950 еллардан "Шүрәле" балеты төрле илләрдә һәм шәһәрләрдә куела һәм зур уңышлар казана: спектакль Мәскәүнең Зур театрында, Киев, Харьков, Одесса, Львов, Рига, Таллин, Ташкәнт, Алматы, Дүшәмбе, Уфа, Чиләбе, Сарытау, Горький, Улан-Удэ, Новосибирск шәһәрләрендә, Болгария, Румыния, Чехословакия, Польша, ГДР, Албания, Монголия илләрендә тамашачы тарафыннан зур бәягә лаек була[5]. 1971 елда Киров театрында яңартып куела һәм 1980 елда "Урман әкияте" исеме астында экранлаштырыла[8]. Каһарманнар
ЭчтәлекБеренче пәрдәКара урманның кечкенә аланында, бер агачның куышында Шүрәле яши. Бер көнне Былтыр исемле авыл егете урманга утын артыннан юл тота. Давыл чыга, Былтырны аягыннан бәреп төшерә, һәм агачлар егетнең юлын каплый. Агачка менсә, ни күзе белән күрсен: шүрәлеләр, җеннәр үзләренең бәйрәмен башлыйлар. Ни күзе белән күрсен, Убырлы карчык килүе белән, Шайтанга кушылып биюен башлый. Кояш нурларының балкышы бу тантаның ахырын билгелиләр. Былтыр күл ягына күз сала, һәм очып килгән сихерле кош-кызлар төркемен күрә. Кош-кызлар һәм аларның иң чибәре - Сөембикә - канатларын ярда калдырып, күлдә коеналар. Судан чыккач, кызлар янәдән, канатларын эләктереп, күккә очып китәләр. Әмма Сөембикә үз канатларын таба алмый, һәм аның канатларын качырган Шүрәле гаҗиз Сөембикәне үз кулларына эләктерә. Былтыр кызга ярдәмгә килә һәм урман иясе белән көрәшергә тотына. Озаклаган сугыш-тартыштан соң, егет Шүрәленең бармакларын хәйлә белән агачка кыса һәм җиңә. Былтыр Сөембикәгә бакса, аның йоклап ятканын күрә һәм, бу куркыныч җирдән коткару теләге белән, кызны кулларында урманнан алып чыга. Икенче пәрдә![]() ![]() Беренче күренешАвыл. Балалар уйный һәм күңел ача, карт-коры шуны күзәтеп утыра. Шул вакытта авылга Былтыр белән Сөембикә керәләр. Курай аһәңнәре уйный башлый. Күкләрдә торналарны күреп, Сөембикә моңсулана башлый. Очып китү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгәнен тагын бер кар төшенеп, Сөембикә күңелен кайгы баса. Икенче күренешВакыт уза, авыл Былтыр белән Сөембикәнең туена әзерләнә. Яшьләр, балалар, карт-корылар күңел ачалар, Былтыр белән Сөембикәне котлыйлар. Былтыр белән Сөембикәнең татар халкы йолалары буенча туйның беренче өлеше башлана. Егетләр биюе, кияүне туйга әзерләү. Өченче күренешБылтыр һәм Сөембикә туеның икенче өлеше. Кызлар биюе һәм кәләшне туйга әзерләү. Дүртенче күренешҺич көтелмәгәндә шук һәм шаян Таз, өстенә үзенчәлекле кием салып, Шүрәле булып кылана. Чын Шүрәленең авылга керүенә беркем дә игътибар салмый. Форсаттан файдаланып, чын Шүрәле Сөембикәгә аның урланган канатларын суза. Былтырны калдыру авыр булса да, Сөембикә, канатларын алып, күккә омтыла. Әмма Шүрәленең ишарәсе белән кара кошлар Сөембикәне әйләндереп ала һәм урман иясенең өненә китерә. Былтыр очып киткән кызны күреп ала һәм аның нәрсәгә юлыкканын төшенә. Кулына чырак алып шүрәлеләр ишләре артыннан куа китә. Өченче пәрдәДөм караңгы урман. Шүрәле Сөембикә алдында үзен күрсәтергә тели. Кыйммәтле бүләкләр тоттыра, һәм җеннәр, шүрәлеләр бәйрәмен башлап җибәрә. Алтын сарайлар да, очып йөрүче аҗдаһалар да - барысы Сөембикәдә нәфрәт хисен генә уята. Шүрәленең җен ачулары чыга һәм Сөембикәне җазага бирәм дип куркыта. Әмма шул чакны бер кара кош Шүрәлене Былтыр килүе турында хәбәр итә. Егет аланга килеп җитә һәм җеннәр, шүрәлеләр аңа ташланалар. Былтыр үзенең чырагы белән урманны яндырырга мәҗбүр була. Утта Шүрәле һәм аның иярченнәре җан бирәләр. Хәзер Сөембикә азат булуына беркем дә янамый, әмма канатлы кош-кыз, күктә бер әйләнә дә, кире Былтыр янына кайта. Кыз үз канатларын сындыра да, Былтыр белән калырга ниятли. Ике сөйгән ярның берләшүе янган урманны терелтә һәм язларда сыман яфраклар чыга, чәчәкләр ата башлый. МузыкаТасвирламаИке дөньяның - кеше һәм тылсымлы җан ияләре дөньясының - керешеп килүе балет драматургиясенең асылында ята. Балет музыкасында шулай ук ике сфера күзәтелә. Беренче сфера халык музыкасы һәм назыйрәләрдән гыйбарәт булса, икенче сфера Ауропа классик музыкасының алынмаларына нигезләнә, әмма татар халык музыкасы белән тулысынча элемтәсен югалтмый[11]. Тылсымлы җан ияләре сферасы озын моңлы көйләрдән мәхрүм булса да, күптөрле яңгыраш-аһәңнәргә һәм шуннан гыйбарәт үзенчәлекле тембр төсмерләренә ия[11]. Беренче пәрдәБалетның баш каһарманнары - Шүрәле, Былтыр, Сөембикә образлары - махсус лейтмотивлар белән бәйләнгән[12]. Өч баш каһарманның Беренче пәрдәдә махсус номерларда тасвирлары бирелә: "Былтыр чыгышы", "Шүрәле уяна", "Сөембикә балладасы". Былтыр, Сөембикә һәм Шүрәле мотивлары асылында пентатоник шәкеленнән гыйбарәт[12]. Икенче пәрдәИкенче пәрдә авыл күренешләренә бай. Шул җәһәттән аның музыкасында фольклор алынмалары бик тә еш кулланыла, хәтта татар туй йоласы да тирән сурәтләнә[13]. Малайлар биюе татар халык "Түтүрүш" көенә нигезләнсә, кызларның "Яулык биюе"нең асылында "Тәфтиләү" көе[13]. Өченче пәрдәӨченче пәрдәдә Соңгы адажио аеруча игътибар җәлеп итә. Тыныч мәхәббәт бәхете якты моң белән үрелеп килгән дулкында, үткән фаҗигале кульминацияләрдән соң, бу номер балетны тәмамлый[14]. Балет музыкасының эшкәртмәләреБалет музыкасы концертларда төрле ансамбльләр, фортепиано һ.б. уен кораллары башкаруында даими рәвештә яңгырый. Балет музыкасы концерт залларында симфоник сюита шәкелендә дә урын алган. Татарстан Милли китапханәсендә Фуат Мансуров җитәкчелегендә Мәскәүнең Зур театр оркестры тарафыннан башкарылган "Шүрәле" музыкасыннан сюита аудиоязмасы саклана[15]. Шунда ук Казан консерваториясе доценты Земфира Мөштәри тарафыннан ике фортепиано өчен язылган эшкәртмә ноталары һәм Рем Урасин тарафыннан фортепиано соло өчен язылган өч номерның концерт варианты ноталары саклана[16][17]. 1966 елда балетның кечкенә өлеше Марс Макаров тарафыннан эшкәртелә һәм Татарстан китап нәшриятының җыентыгында дөнья күрә[18]. Әлфия Бурнашева кайбер балет күренешләрен ике фортепиано өчен эшкәртә, һәм аларның икесе 1987 елда Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматияның икенче кисәгендә бастырыла[19]. Балет музыкасы рус халык уен кораллары оркестры, баян, фортепиано, скрипка һ.б. башка төрле уен кораллары һәм ансамбльләре өчен төрле елларда эшкәртелә. Балет клавиры1971 елда "Музыка" нәшрияте балетның В.Власов-В.Фере редакциясен клавир шәкелендә бастырып чыгара[9]. Төп нөсхәсенең басмада булмавы балетка Фәрит Яруллин керткән өлеше турында бәхәсләр тудыра. Луиза Батыр-Болгари балетның ике сакланып калган тулы чыганагына нигезләнеп, 1987 елда балетның Фәрит Яруллин үзе иҗат иткән юрамасын бастыруга ирешә. Беренче чыганак - Гай Таһировта сакланып калган тулы автор клавиры, икенче чыгынак - Ф.В. Витачек тарафыннан Татар опера һәм балет театрына тапшырылган партитура[9]. Луиза Батыр-Болгариның А.А. Алмазова катнашында клавирның төп нөсхәсен нәшер итү балет клавирының Фәрит Яруллин тарафыннан тулысынча иҗат ителүен бәхәссез исбатлый[9].
КуелышларыБеренче куелышКазанның Татар опера һәм балет театрында 1945 елның 12 апрелендә урын алган[5][25]:
Киров театры куелышыЛенинград шәһәренең С.М.Киров исемендәге дәүләт театрында 3 пәрдәдә һәм 4 күренештә 1950 елның 8 майенда "Гали батыр" исеме астында сәхнәләштерелә[8]:
Язмалар
Шулай ук карагызЧыганаклар
Искәрмәләр
Сылтамалар
Ноталар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia