Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе Эмблемасы
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе |
Нигезләнү датасы |
6 июль 2020[1][2] |
 |
Эшчәнлек өлкәсе |
татар теле, телне җанландыру, милли тел, мирас теле, эш теле һәм рәсми тел |
Нигезләүче |
Татарстан Республикасы Рәисе[2][3] һәм Рөстәм Миңнеханов[4] |
Җитәкче |
Марат Әхмәтов[5] |
Дәүләт |
Россия |
Административ-территориаль берәмлек |
Татарстан |
Алмаштырылган |
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, ү[d] |
Кулланылган тел |
татар теле |
Катнашучы(лар) |
Рафис Борһанов, Ирадә Әюпова, Разил Вәлиев, Рөстәм Галиуллин, Илшат Гафуров, Илдар Гыйльметдинов, Искәндәр Гыйләҗев, Әгъзам Гобәйдуллин, Дания Заһидуллина, Ркаил Зәйдулла, Ринат Закиров, Рәдиф Җамалетдинов, Айрат Ринат улы Зарипов, Ким Миңнуллин, Айдар Сәлимгәрәев, Рамил Төхфәтуллин, Фәрһад Наил улы Фәткуллин, Лотфулла Шәфигуллин, Чулпан Гарипова[d], Илшат Әминов, Илсөя Әхмәтгалиева[d], Лилия Әхмәтҗанова[d], Илнур Гарипов[d], Рөстәм Гафаров[d], Марат Гыйбатдинов[d], Данил Мостафин[d], Ләйсән Низамова[d], Камил Ногаев, Илдар Сәгъдәтшин[d], Тимур Сөләйманов, Рамил Хәлимов[d], Камәрия Хәмидуллина, Нурсөя Шәйдуллина[d], Айдар Шәмсетдинов[d], Камил Сәмигуллин[6] һәм Нурия Һашимова[d][6] |
Гамәлдән чыгу датасы |
20 май 2022[7][8] |
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе Викиҗыентыкта |
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе — 2020 елның 6 июль[9] белән 2022 елның 20 май[10] арасында цифрлы эрада татар теленең озын мөддәтле тотрыклылыгын кайгыру өчен эшләгән иҗтимагый киңәшмә-координацион институты. Татарстан Республикасы Президентының боерыгы нигизендә булдырылган булган. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе[d] белән алыштырылган.
Җитәкчесе буларак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, сәркәтибе буларак Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире Чулпан Гарипова булган. Тормышы дәвамында 4 комиссия утырышы узган.
Эшче төркемнәре
Дүрт эшче төркеменнән тора:
- Мәгариф оешмалары эшчәнлеген, уку-укыту программаларын камилләштерү, дәреслекләрне һәм уку-укыту әсбапларын яңарту, федераль структуралар белән хезмәттәшлек итү буенча — Рафис Борһанов җитәкчелегендә
- Массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният оешмалары эшчәнлеген камилләштерү, иҗат берләшмәләре, иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү, социаль челтәрләр буенча — Ирадә Әюпова җитәкчелегендә
- Урта һәм югары һөнәри белем бирү һәм фән өлкәсендә татар теленең куллану даирәсен киңәйтү, милли кадрлар әзерләү, телне үстерү юнәлешендә фәнни эзләнүләр буенча — Илшат Гафуров җитәкчелегендә
- Дәүләт органнары һәм муниципаль берәмлекләр, хакимият структуралары белән хезмәттәшлекне нәтиҗәле итү буенча — Илнур Гарипов җитәкчелегендә
Утырышлар
- 2020 елның 15 июль көне — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кече утырышлар залы[11]
- 2020 елның 6 октябрь көне — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кече утырышлар залы[12]
- 2021 елның 9 апрель көне — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залы[13]
- 2022 елның 22 март көне — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кече утырышлар залы[14]
Әгъзалары
- Марат Әхмәтов — җитәкче
- Чулпан Гарипова — сәркәтип
Карарлары
Чаралары
Татарча Википедия җәмгыяте волонтёрлары белән
Кулланылган слайдлар. Татарчасы.
Тезислар (рус.) • Чыгышның аудиоязмасы, 12 мин. (рус.)
Галерея
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
---|
Җитәкчелек | | |
---|
Эшче төркем 1: Мәгариф һәм федераль структуралар белән хезмәттәшлек итү | |
---|
Эшче төркем 2: ММЧ, мәдәният оешмалары, иҗат берләшмәләре, иҗтимагый оешмалар, социаль челтәрләр | |
---|
Эшче төркем 3: Урта һәм югары һөнәри белем бирү һәм фән | |
---|
Эшче төркем 4: Дәүләт органнары һәм муниципаль берәмлекләр, хакимият структуралары | |
---|
Соңрак өстәлгәннәре: Эш төркеме әлегә төгәл билгеле түгел | |
---|
|
|